Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Май бәйрәмнәре хәвефсез үтсен

Террорлыкка каршы район комиссиясенең чираттагы утырышында май бәйрәмнәрен имин үткәрү хәстәрен күрү хакында сүз барды. Утырышны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе, комиссия рәисе урынбасары Александр Никошин алып барды. Анда авыл җирлекләре башлыклары, учреждение-предприятиеләр җитәкчеләре, җаваплы хезмәткәрләре катнашты. Район эчке эшләр бүлеге начальнигы Сергей Ерыганов җәмәгать урыннарында тәртип саклау, террорлык актларын...

Террорлыкка каршы район комиссиясенең чираттагы утырышында май бәйрәмнәрен имин үткәрү хәстәрен күрү хакында сүз барды.

Утырышны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе, комиссия рәисе урынбасары Александр Никошин алып барды. Анда авыл җирлекләре башлыклары, учреждение-предприятиеләр җитәкчеләре, җаваплы хезмәткәрләре катнашты. Район эчке эшләр бүлеге начальнигы Сергей Ерыганов җәмәгать урыннарында тәртип саклау, террорлык актларын кисәтү мәсьәләләре буенча чыгыш ясады.

Республикада игълан ителгән янгынга каршы махсус режим таләпләре хакында утырышта катнашучыларга район янгын часте начальнигы вазыйфаларын башкаручы Дмитрий Романов бәян итте. Ул бәйрәм көннәрендә күп халык катнашында узасы чараларда янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәүгә аеруча басым ясады. Бәйрәм чаралары үтәсе урыннарда беренче медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләләре буенча районның баш табибы Әнәс Яруллин мәгълүматы тыңланды.

Утырышта май бәйрәмнәрен хәвефсез үткәрү буенча күрсәтмәләр бирелде

фото www.ay-forum.net сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев