Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Меңләп яшь агач утыртылды

5 октябрь республикабызда урманнар утырту көне дип игълан ителгән иде. Безнең район халкы да бу акциягә бердәм кушылды. Базарлы Матакның Имәнлек урамындагы ял зонасы паркында 1 меңгә якын агач үсентеләре утыртылды.

Һәркемгә мәгълүмдер, әйләнә-тирә мохитнең саулыгын тәэмин итүдә урманнарга тиңнәр юк. Урманнар салкын я эссе җилләрне үз кочагына алучы да, тәүлек әйләнәсе исле (углекислый) газны йотучы, тереклек ияләре сулый торган кислородны бүлеп чыгаручы да. Тикмәгә генә борынгылар, бер агач киссәң, урынына өч агач утырт, димәгәннәр. Урман ял итү, дәвалану урыны да, матди байлык чыганагы да. Әйләнә-тирәдә күпме генә агач булмасын, ул беркайчан да күп булмый.
Район үзәгендә агачлар утырту акциясендә муниципаль район советы һәм башкарма комитеты, "Алинә" спортзалы, казначылык һәм бюджет-финанс палатасы, ветеринария берләшмәсе, Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты, район мәдәният бүлеге, Балалар иҗаты йорты, гимназия коллективлары катнашты.
Көн шактый суык булуга карамастан, халык бик тырышып, күмәк булып эшләде. Бу көнне Имәнлек урамындагы ял зонасында 100 төпкә якын миләш, 200 юкә, 700дән артык чыршы үсентеләре утыртылды.
Әлки урманчылыгы хезмәткәрләре дә әлеге чарага ныклап әзерләнгәннәр иде. Агач үсентеләренә кытлык булмады. "КамАЗ", "УАЗ" автомобильләре суны да кирәк кадәр китереп тордылар.
Акциядә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Платонова, "Әлкиурман" предприятиесе җитәкчесе Евгений Васяйчев та катнаштылар. Алар әйтүенчә, акциянең төп максаты - урманга битараф мөнәсәбәткә юл куймау, аның сакланышын тәэмин итүгә өлеш кертү, яшел байлыгыбызны һәрдаим ишәйтеп тору.
Районыбызның Иске Матак, Түбән Әлки, Иске Чаллы, Түбән Кәчи, Чиябаш, Юхмачы, Апак, Ташбилге, Чуаш Кичүе, Карга авыл җирлекләрендә яшәүчеләр дә әлеге күркәм акциядән читтә калмады. Әлки урманчылыгы бушлай биргән үсентеләрне үз авылларында күпләп утырттылар. Табигатьне саклау - бүгенге уртак йортыбызны һәм киләчәгебезне саклау дигән сүз. Моны һәркем аңласын, урман утырту акциясе дәвамлы булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев