Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

"Чаллы” терлеклек комплексындагы утарга тәүлегенә 500–600 тонна яшел масса кайта

Җәй - авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен киеренке эш вакыты. Басу-кырларда агрочараларны үзвакытында, сыйфатлы итеп үткәрергә кирәк. Шуның өстенә июнь ае - терлек азыгы хәзерләүнең иң киеренке чоры. 26 июньгә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, хуҗалыкларда 943 тонна печән, 32500 тонна сенаж хәзерләргә өлгергәннәр инде. -Кызу һәм коры май ае зур борчуга салган...

Җәй - авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен киеренке эш вакыты. Басу-кырларда агрочараларны үзвакытында, сыйфатлы итеп үткәрергә кирәк. Шуның өстенә июнь ае - терлек азыгы хәзерләүнең иң киеренке чоры. 26 июньгә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, хуҗалыкларда 943 тонна печән, 32500 тонна сенаж хәзерләргә өлгергәннәр инде.
-Кызу һәм коры май ае зур борчуга салган иде. Бәхеткә, менә ике атна инде шифалы яңгырлар ява, үләннәр матур булып күтәрелде. Печән, сенаж хәзерләү өчен бездә бөтен мөмкинлекләр бар. Шуңа күрә барлык көчне терлек азыгы хәзерләүгә бирәбез,-ди "Көнчыгыш Әлки" филиалы директоры Рәис Гайфуллин.
Без аның белән Яңа Чаллы янәшәсендәге люцерна басуында очраштык. Биредә азык хәзерләүчеләр гөр килеп эшкә чумган. Бер тагылма һәм ике үзйөрешле "МагДон" куе булып үскән лүцернаны покосларга егып баралар. Ике "Ягуар" белән Ирек Зарипов, Нияз Кыямов ваклатылган яшел массаны машинаоларга төйиләр. Нияз абый - инде ике дистән артык авыл хуҗалыгында хезмәт куя.
-Иртәнге чыктан караңгыга чаклы эшлибез. Техника бик җайлы, бу машинада 2008 елдан бирле эшлим инде. Ватыла калса, хәлдән килгәндә үзебез төзәтәбез, җитдирәк очракларда белгечләр килеп ремонтлый. Бер дә ватылып эшсез торасы килми, печән өсте елга бер генә була бит,-ди ул.
Тапатылган яшел массаны зур егәрлекле өч трактор, "МАЗ" һәм "КамАЗ" автомобильләре белән Азат Фәрдиев, Раил Шәйхетдинов, Рифкать Сафин, Марсель Галиуллин, Рәшит Сафин "Кызыл Шәрык-Агро"ның "Чаллы" терлеклек комплексындагы азык базасына ташып өлгертәләр.
Комплекста бүгенге көндә дүрт меңнән артык мөгелзле эре терлек асрала.
-Терлекләр күп булгач, сенажы да, силос белән печәне дә бик күп кирәк бит. Бездә савым сыерлары гына да 2755 баш,-ди комплекс җитәкчесе Илдар Вафин.
Печәнгә азык хәзерләүчеләр июнь башында төшкән булганнар. Инде 2,5 мең тоннадан артык масса сыйдырышлы бер базны тыгызлап һәм каплап куйганнар да.
Кырдан кайткан һәр рейсны Рәхилә Идиятуллина исәпкә алып тора. Аның әйтүенчә, утарга тәүлегенә 500-600 тонна яшел масса кайта.
Гомер Җиһаншин белән Хәмит Гатауллин К-700 тракторларында яшел массаны траншеяларга тыгызлап тутыралар. Чынлап та, комплекстагы терлекләрне кышка азык белән тулысынча тәэмин итү өчен бик нык тырышырга туры килә. Илдар Вафин да:
-Әлегә бер базыбыз гына тулы, ә бит комплекста төрле күләмле 11 сенаж һәм силос базлары бар. Үзегез аңлыйсыз, аларны тутырып бетерү өчен егетләргә эшләргә дә эшләргә,-ди.
Кышка азык запасы булдыру белән беррәттән сыерларны бүген дә тиешенчә ашатырга кирәк. "Чаллы" комплексыннан тәүлек саен 13,5 тонна сөт озатыла бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев