Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Түбән Әлкидә ветеринария участогының яңа бинасы файдалануга тапшырылды

Түбән Әлкидә ветеринария участогының яңа бинасы файдалануга тапшырылды. Ул республикада гамәлдә булган махсус программа кысаларында төзелде. Түбән Әлки ветеринария участогы 14 авыл халкына хезмәт күрсәтә. Баш ветеринария табибы булып биредә 12 ел инде Шамил Садриев эшли. Ул мине яңа ветерианрия пункты белән натыштырды: -Менә бу бүлмәдә аптека урнаштырдык. Бездә терлек-туар,...

Түбән Әлкидә ветеринария участогының яңа бинасы файдалануга тапшырылды. Ул республикада гамәлдә булган махсус программа кысаларында төзелде.
Түбән Әлки ветеринария участогы 14 авыл халкына хезмәт күрсәтә. Баш ветеринария табибы булып биредә 12 ел инде Шамил Садриев эшли. Ул мине яңа ветерианрия пункты белән натыштырды:
-Менә бу бүлмәдә аптека урнаштырдык. Бездә терлек-туар, кош-кортка беренче ярдәм күрсәтү өчен барлык диярлек препаратлар да булдырылды. Махсус суыткычта төрле дарулар, вакцина һәм мазьләр саклана,-диде ул һәм икенче бүлмәнең ишеген ачты:
-Биредә исә операция бүлмәсе. Йорт хайваннарына укол кадау, җәрәхәтләрен эшкәртеп дәвалау өчен махсус өстәл сатып алдык.
Яңа бинада Түбән Әлки җирлегенә караган авылларда яшәүчеләрнең сыерларын ясалма орлыкландыру пункты да урнашкан. Бу эш өчен кирәкле җиһазлар бар. Әлеге вазыйфаны зур җаваплылык белән Роберт Хәмәтшин башкара. Аның кулы җиңел дип, башка авылларда яшәүчеләр дә мөрәҗәгать итә икән Робертка.
Баш табибның эш бүлмәсе иркен, якты. Беренче карашка, бина әллә ни зур дә түгел, әмма дөрес итеп бүленгән, шуңа күрә бүлмәләре иркен. Әнә җылы сулы санузел, котельняга да урын табылган.
Шамил әйтүенчә, элек ветеринария участогы урнашкан йорт инде бик иске булган. Аннан яңа бинага күчеп эшли башлагач, табиб үзен бер башка үсеп киткәндәй тойган. "Хезмәтемне тагын да зуррак җаваплылык белән башкарасым килә",-ди ул. Шулай булмыйча, элеккеге бинада салкын булып, хәтта даруларны һәм төрле препаратларны табибка үз өендә сакларга туры килгән бит.
Түбән Әлкигә бу бина бик тә кирәк иде. Шуңа күрә район җитәкчелеге мөмкинлек туу белән модульле пункты биредә төзетергә булды. Төзелеш материаллары инде гыйнвар аенда ук кайтарыла. Рәшит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге "Строитель и К" оешмасы төзүчеләре җирне кардан чистартып нигез коралар. Төзүчеләрнең мондый корылмаларны җыю тәҗрибәләре зурдан, чөнки алар район авылларында модульле фельдшер-акушерлык пунткларын берничәне бастырып куйдылар инде. Егетләр эшне сыйфатлы һәм тиз башкаралар.
Ветеринария участогы йорты зур объектлардан саналмаса да, аны төзеп кую өчен әллә никадәр мәсьәләне хәл итәргә кирәк: җир участогын рәсмиләштерергә, газүткәргеч, электр, су торбалары сузарга, канализация төзергә... Бу четрекле эшләрне район ветеринария берләшмәсе Түбән Әлки авыл җирлеге башкарма комитеты белән берлектә очлап чыгалар. Тиздән биредә телефон һәм интернетка тоташтырылган компьютер дә булачак.
Шамил Наил улын бу якта яшәүчеләр хөрмәт итәләр, табиб буларак аның абруе югары. Чөнки ветеринария институтын 1984 елда төгәлләп районга кайткан егетнең ярдәме күпләргә тигән.
Бүген инде Шамил - тәҗрибәле табиб. Ул 1600 баш мөгезле эре терлекнең сәламәтлеге өчен җаваплы. Аларның 540ы - сыерлар. Ә бит сыер терлеге авыл кешесе өчен бик кадерле, шуңа күрә сыерның авырып китүе - зур хәсрәт. Мондый очракларда Шамие Садриев кебек мал табибларына мөрәҗәгать итә ул. Шамил Наиловичның эшләү чорында андый очраклар бик күп булган. Ул Чуаш Кичүендә яшәүче бер гаилә карамагындагы сыерны дәвалаганын сөйләп торды.
Бозаулаганнан соң малкай аякларына күтәрелә алмый, авырып китә. Хуҗа Шамилгә мөрәҗәгать итә, билгеле. Табиб терлекне карагач, диагноз куя, система бирә. Дәвалауны икенче көнне дә дәвам итә ул. Нәтиҗәдә сыер аягына баса, акрынлап ашый башлый. Хуҗалары сөенә, билгеле.
Ветеринария участогына кешеләр йорт кошлары өчен витаминнар, азыкка өстәмәләр, төрле дарулар сорап та киләләр. Район аучылары дүрт аяклы дуслары - этләренә котыру чиренә каршы прививканы ясату өчен шулай ук Шамил Наил улына мөрәҗәгать итәләр.
Шулай итеп, Түбән Әлки ветеринария участогының заманча җиһазлары һәм барлык шартлар булган яңа бинада эшләп китүе авыл халкына тагын да сыйфатлырак хезмәт күрсәтү мөмкинлеге тудыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев