Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

ОЛЫ МӘРТӘБӘГӘ ЛАЕК ҺӘРБЕРСЕ

Тышта әле карлы-буранлы кыш хакимлек итә, ә бездә инде язның беренче бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көненә әзерлек бара. 16 гыйнварда ел саен 8 Март бәйрәме алдыннан үткәрелә торган "Ел хатын-кызы" республика конкурсының район туры үткәрелде.

Бу кичтә район мәдәният йорты сәхнәсенә иң тырыш, иң булдыклы һәм акыллы хатын-кызларыбыз күтәрелде. Жюрига алар арасыннан җиңүчеләрне сайлап алу бер дә җиңел булмады. Чөнки конкурста катнашучы гүзәл затларыбызның барысы да югары бәягә, мактауга һәм олы хөрмәткә лаеклы абруйлы ханымнар иде. Безнең хатын-кызларыбыз бит элек-электән иң четерекле, зур осталык һәм төгәллек таләп итүче хезмәтләрне башкарып киләләр, нинди авыр эштән дә тайчанмыйлар, җаваплылыкны үз өсләренә алудан курыкмыйлар.
Бәйгедә иң беренче булып Укучылар иҗат йорты хореографы Смышляева Ирина Юрьевна чыгыш ясады. Урыссу бистәсендә туган Иринаны язмыш безнең районга алып килгәнгә дә байтак сулар аккан. Менә 40 елга якын инде ул мәдәният өлкәсендә хезмәт куя. Хезмәт эшчәнлегенең күп өлешен ул төрле яшьтәге балаларны бию серләренә өйрәтүгә багышлады. Ирина Юрьевна җитәкчелегендәге хореография төркемнәре чыгышлары районыбызда үткәрелә торган барлык мәдәни чараларның, концертларның төп бизәге бүген. Бу балалар профессиональ биюче булып китмәсләр дә бәлки, әмма бии белү осталыгы аларга һәрчак кирәк булачак. Алай гынамы, остазлары бит аларда матур итеп хәрәкәтләнү генә түгел, ә камиллеккә омтылу, гүзәллекне күрә белү хисләре дә тәрбияли. Менә бу юлы да яшь биючеләр сәхнәдә бик күркәм номер белән чыгыш ясап, үзләренең һәм остазларының сәләт-осталыгын тагын бер кат расладылар. Ирина Смышляева "Минем язмышым - профессиям" номинациясендә беренче урынга лаек булды.
Бу номинациядә икенче урын Кошки урта гомумбелем мәктәбе укытучысы Исаева Ирина Викторовнага бирелде. Ирина Викторовна үзенең профессиясе хакында шул тиклем ялкынланып, горурланып сөйләде ки, тамаша залындагы беркем дә аның ихласлылыгына, гомерлеккә дип сайлаган укытучы хезмәтен дә, балаларны да чын-чынлап яратуына ышанмый калмагандыр.
"Тәрбияләү-өйрәтү сәләте хатын-кызның табигатенә үк салынган. Ул безне көндәлек хезмәткә һәм Ватан өчен тиңдәшсез батырлыклар эшләргә рухландыра", дигән иде республиканың беренче Президенты, бүген ТР Президенты киңәшчесе Минтимер Шәймиев. Районыбыз мәктәпләрендә хезмәт куючы укытучы-тәрбиячеләрнең бик зур күпчелеге хатын-кызлар булуы да очраклылык түгел. Менә бу конкурста да педагоглар аеруча актив катнаштылар (ә мондый бәйгеләрдә көч сынашу өчен, килешерсез, күрсәтерлек эшең булу белән беррәттән, тәвәккәллек тә, булдыклылык та кирәк).
"Күркәм яшьтәге ханым" номинациясендә Карга төп мәктәбе укытучысы Гөлсинә Әнвәр кызы Галиуллина һәм Базарлы Матак урта мәктәбе укытучысы Фирдания Газиз кызы Хәбибуллина чыгыш ясадылар. Бу ханымнар икесе дә районда билгеле шәхесләр. Шактый еллар Каргада мәдәният йортын җитәкләгән, үзешчән сәнгатьне үстерүгә күп көч куйган, балаларны яратуы укытучылык хезмәтенә алып килгән, мәктәпнең яңа бинасы төзелгән мәшәкатьле елларда аның директоры булып эшләгән Гөлсинә Әнвәровна үзе турында: "Табигатем белән мин эш аты. Миңа бернәрсә дә җиңел бирелмәде, зур тырышлык аша килде",-дип сөйләде. Галиуллиннарның гаилә ансамбле чыгышын - иренең баянда уйнап, Гөлсинә ханымның кечкенә оныгы белән җырлавын зал дәррәү алкышлады.
Фирдания Газизовнаның оныгы Илдарның дәү әнисенә багышлап шигырь сөйләве, чәчәк бәйләме бүләк итүе дә бик дулкынландыргыч булды. Дүрт дистә елдан артык инде балаларны җыр-музыкага өйрәтүче, матурлык дөньясына алып керүче, сәхнәгә чыкса, яңгыравык моңлы җырлавы белән тамашачылар күңелен яулаучы Фирдания ханымның төп тормыш принцибы да кешеләргә яктылык өләшү икән. Сүз дә юк, үзләре эшлекле һәм актив, үзләре нәфис һәм нәзакәтле бу ханымнар яшьләр дә көнләшерлек күркәм әле. Алар арасында өстенлек (I урын) Фирдания Хәбибуллинага бирелде.
"Хатын-кыз - сыйныф җитәкчесе" номинациясендә көч сынашкан ханымнар - Н.Дәүли исемендәге гимназия укытучысы Рузия Тәлгать кызы Сабирова, Югары Колчурино урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Елена Леонидовна Рыжкова һәм Юхмачы урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Зоя Брониславовна Кузнецова - һәркайсы үзенә генә хас сәләте, мавыгулары, шул ук вакытта барысы өчен дә уртак булган сыйфат - үзләренең җиңел түгел хезмәтләренә мөкиббән булулары белән сокландырдылар. Бу төркемдә Елена Рыжкова җиңүче булды.
Менә сәхнәгә аның чын хуҗалары - мәдәният хезмәткәрләре күтәрелде. Аларның һәркайсының чыгышлары үзенчәлекле булды. Иске Хурада мәдәният йорты директоры Алина Николаевна Садиванкинаның тормышы, хезмәте турында "тылсымлы көзге" сөйләп бирде. Чуаш милли киемнәреннән бигрәк тә күркәм күренгән Елена Михайловна Козырева (Чуаш Борнае мәдәният йорты директоры) һәм Төгәлбәй авылы китапханәчесе Әнисә Рәшит кызы Фәсахова үзләре белән бик кызыклы итеп таныштырдылар. Еленаның үз куллары белән бәйләгән кием үрнәкләре дә игътибарны җәлеп итәрлек иде. Бу ханымнарның һәркайсы бик матур итеп җыр да башкарды. Алар көч сынашкан "Хатын-кыз - мәдәният һәм әхлаклылык" номинациясендә җиңүче дип жюри Елена Козыреваны тапты.
"Хатын-кыз - ел үрнәге" номинациясендә исә Базарлы Матак район үзәк хастаханәсе шәфкать туташы Людмила Александровна Никошина җиңүче булды. Медицинада эш стажы 23 елга җиткән Людмила Александровна - неврология бүлегенең иң оста, тәҗрибәле шәфкать туташы. Игътибарлылыгы, мөлаемлылыгы, тәвәккәллеге һәм булдыклылыгы өчен аны авырулар ярата, хезмәттәшләре ихтирам итә. Ике ел элек ул тагын трансфузиолог белгечлеген дә үзләштергән - авыр хәлдәге авырулар өчен Казаннан донор каны алып кайтып, барлык тиешле таләпләрне үтәп аны сырхауга сала. Бу үтә җаваплы хезмәтне зур төгәллек белән башкарып, Людмила Никошина дистәләрчә кешеләрнең гомерен саклап калган.
Конкурста катнашучыларның берничәсе генә җиңүчеләр булды, билгеле. Әмма, миңа калса, алар барысы да "Ел хатын-кызы" титулын алырга лаеклылар. Хезмәтләрендә алдынгы булулары белән бергә, һәркайсы гаилә учагын саклаучылар, аналар да бит әле. Күбесе бәйгедә бик матур итеп җырладылар, үзләре турында шигырь юлларына салып сөйләделәр, тәмле-тәмле ризыклар да пешереп алып килгәннәр иде.
* * *
Район турында җиңү яулаган хатын-кызларыбыз 18 гыйнварда Нурлат шәһәрендә конкурсның зона турында катнаштылар. Конкурсантларның барысы да уңышлы чыгыш ясады, алдынгы урыннарны алды. Ә Фирдания ханым Хәбибуллина үз номинациясендә беренче урынны яулады. Ул 3 мартта Казанда узачак "Ел хатын-кызы" тантанасында катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев