Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Президентны авыл тормышының һәр ягы кызыксындыра

Районыбызда урып-җыю эшләренең барышы белән танышу ниятеннән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов булдылар. Алар район башлыгы Фердинат Дәүләтшин белән бергә вертолетта очып кырларны карадылар.

Район басуларын өстән карап үткәннән соң Президент вертолеты Карга авылы янындагы кукуруз кыры янына төште. Башта Рөстәм Нургалиевич биеклеге 3 метрга чаклы үскән кукуруз басуын карады. 116 гектарлы әлеге кырда сорты үзебездә чыгарылган "Русич" кукурузы силос массасы өчен үстерелә. Биредә Карга сөтчелек комплексына дип бик әйбәт массалы силос хәзерләнәчәк. Басу да комплекска якын гына. Президент кукуруз кырын ошатты, аны фотога да төшереп алды.
Шунда ук быел районда үстерелгән уңыштан күргәзмә ясалган иде. Рөстәм Нургалиевичны һәм Марат Готыфовичны күргәзмәдә урын алган бөртекле һәм кузаклы культураларның районда күпме һәм кайда игелүе белән Фердинат Мидхәтович таныштырды. Президент берничә сорт бәрәңге янына тукталып:
- Бәрәңгене су сибеп үстерәсезме? - дип сорады.
Фердинат Мидхәтович:
- Бәрәңге үстерү белән "Тяминов" крестьян-фермер хуҗалыгы шөгыльләнә. Алар сугару программасы буенча нык эшләделәр. Әлеге программа өчен авыл хуҗалыгы министрлыгына бик рәхмәт. Бүген фермер Юрий Тяминовның 60 гектарлы бәрәңге басуының 40 гектары сугару юлы белән үстерелә. Уңыш коры елларда да әйбәт була, - дип аңлатма бирде.
Аннан Рөстәм Нургалиевич шунда җыелган авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән сөйләште.
- Быел Универсиада үткәрү белән бәйле финанс кыенлыклары булса да, һәр баш сыер өчен 2 мең сум күләмендә субсидия бирергә дигән карарга килдек. Субсидия алучы авыл кешесе ел дәвамында сыерының сакланышын тәэмин итәргә бурычлы. Һәр районга юл төзелешенә өстәмә 20 шәр миллион сум акча бүлеп бирдек. Шулай ук мәктәпләр ремонтлауны, ФАП, клублар төзелешен һәм ремонтын дәвам иттерербез. Ә сез авыл җирендә демографик хәлне уңай дәрәҗәдә тотуны тәэмин итсәгез иде, - ди Президент.
Авыл хуҗалыгында хезмәт куючы җитәкчеләргә мөрәҗәгать итеп Рөстәм Нургалиевич болай диде:
- Алга таба республикада дым саклау, сугару юнәлешендәге программа эше тагын да җанланыр. Югыйсә һәр елны без бер үк тырмага басабыз. Менә "Кызыл Шәрык-Агро" бик дөрес стратегиядә эшли. Алар төп игътибарны уҗым культураларын күбрәк игүгә юнәлтәләр. Чәчү җирләренең яртысын көзге культуралар биләргә тиеш.
- Үзегездә ни хәлләр бар? - дип кызыксынды Рөстәм Нургалиевич. - Халык печән хәзерли алдымы? Яңгырлар комачауламадымы?
- Табигать капризларын күрсәтте инде. Яңгыры да кирәк бит, халык бәрәңге әйбәт булыр дип өметләнә, - диде Иске Чаллы авыл җирлеге башлыгы Флера Вафина.
- Әйе, яңгыр әле безгә бер дә артык түгел - бәрәңге, чөгендер, көнбагыш, кукуруз бар. Менә көзге чәчүләр башланды. Дым анысына да кирәк.
- Авыллар тулысы белән газлаштырылган, электр линияләре яңартылып тора. Халык белән референдум үткәреп, авыл урамнарын яктырту буенча эш алып барабыз. Рәхмәт, бар җирдә Интернет эшли, - дип әңгәмәгә Фердинат Мидхәтович кушылды.
- Ә сез ун бармак белән компьютерда басу программасын үзләштерүгә керештегезме? - ди Президент.
- Мәктәпләрдә компьютерны үзләштерү дәресләре эшләде, алга таба әлеге яңа программаны өйрәнү дә оештырылыр, - диде район башлыгы.
- Мәктәпләрдә генә түгел, һәр чиновник, һәр белгеч, хезмәткәр моңа өйрәнергә тиеш. Без республикага шундый программа сатып алдык. Ун бармак белән клавиатурада басарга өйрәнү бик ансат, бары күнекмә генә кирәк. Һәрберегездә бит компьютер, ноутбук, iPad бар, - дип ассызыклады Рөстәм Нургалиевич. Аннан ул:
- Мин сезнең күтәренке кәефле, сау-сәламәт булуыгызны, алгарышка, яңалыкка йөз тотып эшләвегезне күреп китәм. Уңышлар сезгә! - дип теләде.
Президентка Карга авылында ремонтланып бетеп килә торган күп функцияле үзәкне күрсәттеләр. Әлеге бинаны капиталь төзекләндерү өчен Татарстан хөкүмәте 4,5 миллион сум акча бүлеп биргән. Ремонт эшләрен "Алексеевскдорстрой" ААҖ каршындагы "Сервисстрой" оешмасы башкара. "Алексеевскдорстрой"ның җитәкчесе Фоат Вәлиев тә Карга егете бит. Шуңадыр да Фоат Вәлиевич ремонт эшләрен алып баруны һәрдаим үз контролендә тота. Дөрес, ремонтка бирелгән акча шулкадәр күләмле эшне башкарып чыгу өчен җитеп тә бетми. Смета документлары буенча ремонт чыгымнары 12 миллион сумга якынлаша. Әмма күп функцияле үзәк бинасының иң сыйфатлы материаллар белән һәм озак хезмәт итәрлек итеп ремонтланачагына шик юк.
Бина металл сайдинг белән тышланган, түбәсе металл черепицага алыштырылган, идән, түшәм, стеналары тышлап яңартылган, яңа тәрәзәләр, ишекләр куелган. Президент эшнең сыйфатыннан бик канәгать калды. Ремонтны башкаручы "Алексеевскдорстрой" җәмгыяте генераль директоры Фоат Вәлиевка ул ихлас рәхмәтләрен белдерде.
Күп функцияле үзәктә, клубтан тыш, авыл җирлеге башкарма комитеты, почта, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты урын алачак. Авыл уртасында урнашкан әлеге үзәк халык өчен дә җайлы, бинаны җылыту да экономияле булачак.
Рөстәм Миңнеханов клубны, ФАП, почта бүлмәләрен карап чыккач, шунда җыелган Карга халкы белән дә сөйләшеп алды. Чулпания апа Фәттахова Президентка шундый үзәк булдыруда ярдәм күрсәткәннәре өчен бөтен авыл халкы исеменнән рәхмәт белдерде.
- Бу бинага килгәч инде без медпунктка да, почтага, китапханәсенә дә сугылабыз. Барысы да бер урында, бик җайлы. Клуб бит яшьләргә генә түгел, бездәй олы яшьтәгеләргә дә кирәк иде. Без, унлап әби, мөнәҗәтләр көйләп авылдан-авылга концерт куеп йөрибез. Хәзер менә репитицияләр ясарга үз йортыбыз булды, - ди Чулпания апа.
Аның сүзен мәчет картлары исеменнән Надыйр Зиннәтуллин да хуплады:
- Мәчетебез өр-яңадан ремонтланды. Ул да авылдашыбыз Фоат Вәлиевич тырышлыгы белән эшләнде. Инде менә халык өчен кирәкле бар хезмәтләрне бер урынга туплаган бинабыз да булды хәзер. Рәхмәт авыл халкын шулай кайгыртучыларга, - диде.
Карга җирдә нык басып торучы, тотрыклы яшәүче авыл. Биредә яшь гаиләләр күп. Узган ел 138 йортлы авылда 13 бала туган. Быел инде 7 нарасый якты дөньяга аваз салган. Авыл тулы яңа йортлар. Карга сөтчелек комплексында, кырларда авыл егетләре-кызлары җир җимертеп эшли. Район алдынгылары исемлегендә Карга халкын еш күрәсең. Авыл җирлеге советы да (аның җитәкчесе Рамил Минһаҗев) һәр тармак-юнәлештә эшләре белән башкаларга һәрчак үрнәк, әйдәп баручы.
Президент каргалыларга имин тормыш, уңышлар теләп юлга кузгалды. Аның вертолеты бездән Спас районына юл алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев