Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Районда “Кар автомобиле-2014” профилактика операциясе бара

Профилактика эшенең төп максаты - кар автомобиле белән идарә иткәндә һәлакәтләрне, кешеләрнең анда зыян күрүен булдырмау. Бездә барысы 6 берәмлек кар автомобиле (снегоход) теркәлгән. Әмма теркәлмәгәннәре тагын да күбрәк. Ә бит әлеге техниканы хуҗасының яшәү урынындагы Гостехнадзор органнарында һичшиксез теркәү зарур. Кар автомобиле тиешле таләпләр нигезендә техник күзәтү узарга тиеш....

Профилактика эшенең төп максаты - кар автомобиле белән идарә иткәндә һәлакәтләрне, кешеләрнең анда зыян күрүен булдырмау.

Бездә барысы 6 берәмлек кар автомобиле (снегоход) теркәлгән. Әмма теркәлмәгәннәре тагын да күбрәк. Ә бит әлеге техниканы хуҗасының яшәү урынындагы Гостехнадзор органнарында һичшиксез теркәү зарур. Кар автомобиле тиешле таләпләр нигезендә техник күзәтү узарга тиеш. Аның техник яктан төзек булуы мәслихәт. Моннан тыш, әлеге техника белән идарә итүче кешенең А-1 категорияле тракторчы-машинист таныклыгы булу зарур. Барлык бу таләпләрнең үтәлүенә Гостехнадзорның Әлки районындагы инспекциясе күзәтчелек итә.

Куелган таләпләрне санга сукмауның бик аяныч нәтиҗәләргә китерүе дә мөмкин. Узган ел Лаеш районында булган фаҗигане күпләр хәтерлидер әле. Анда Идел өстеннән җилдергән кар автомобиле зур тизлектә перска килеп бәрелеп, яшь кыз һәм егет һәлак булганнар иде.

Кар автомобиле - гаять катлаулы техника. Аның белән идарә итү авыр, йөртүче тәҗрибәсез булса бигрәк тә. Рәсми теркәлмәгән, дәүләт техник күзәтүе үтмәгән кар автомобиле белән идарә иткән өчен, шулай ук йөртүченең махсус таныклыгы булмаган очракта зур күләмдә штраф салу каралган.

Кар автомобильләре булган райондашларыбызга мөрәҗәгать итеп әйтәм: Гостехнадзор идарәсенә килегез. Без сезгә әлеге техниканы теркәү, техник күзәтү үткәрү һәм аның белән идарә итү хокукы бирүче таныклык алу тәртибен аңлатырбыз.

Әнәс Вәлиев,

Гостехнадзорның Әлки районы бүлеге начальнигы,

баш дәүләт инженер-инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев