Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сәләтсез бала юк, аны үстерә белергә генә кирәк

Күптән түгел Балалар иҗаты үзәге ачылганга бер ел булды. Үзенә күрә бер оешу, аякка басу чоры бу. Район җитәкчелеге, төзүчеләрнең зур тырышлыгы белән, күләмле акча средстволары хисабына төзелгән үзәк малайлар һәм кызлар өчен өстәмә белем алу йортына әйләндеме? Иҗат йорты үз исемен аклыймы?

Аз гына артка чигенеш ясап алыйк: үткән елның 11 ноябрендә Базарлы Матакта Балалар иҗаты йорты тантаналы шартларда, зур кунаклар катнашында ачылган иде. Аларның берсе - ата-бабаларының туган җиренә беренче тапкыр аяк баскан мәшһүр спортчы, нәфис гимнастика буенча күп тапкырлар дөнья һәм олимпия уеннары чемпионкасы Алинә Кабаева иде. Ул өч катлы иҗат йортын зур кызыксыну белән карап чыкты, һәр кабинетка кереп, балаларның ниләр белән шөгыльләнүен күзәтте, хореография залындагы кызларга киңәшләрен бирде. Иҗат йортының музыка мәктәбенә бирелгән өлешендә Алинә Марат кызы төрле инструментларда уйнап карады. Һәм, берничә тапкыр уфтанып: "Эх, мондый мөмкинлекләр без кечкенә чакта булган булса!"-дип әйтеп-әйтеп куйды.

Әйе, безнең балаларга Иҗат йорты сәләтләрен үстерү өчен зур мөмкинлекләр бирә. Бер ел эчендә күпләр аны яратып өлгергән дә инде: дәресләр бетүгә бирегә киләләр алар һәм кичкә кадәр төрле файдалы эшләр белән шөгыльләнәләр.

Егет кешегә мең һөнәр дә аз

«Туган көне» җитәргә берничә көн кала без Балалар иҗат йорты директоры Әнисә Гайфуллина белән очраштык һәм үзенә күрә бер экскурсия оештырып алдык. Беренче эш итеп агачны сәнгати эшкәртү түгәрәгенә йөрүчеләр янына кердек. Бик матур йорт җиһазлары ясавы белән даны таралган оста Ильяс Идиятуллин җитәкли бу түгәрәкне. Агачтан төрле матур һәм файдалы әйберләр ясарга өйрәнергә теләгән 35-40 малай һәр көн дәресләрдән соң Ильяс абыйлары янына ашыга. "Ник малайлар гына?" дигән соравыма кечкенә егетләр: "Аларның куллары хәлсезрәк, бармаклары да кечкенә, кая инде кызларга пычак белән агачка бизәкләр төшерергә!" дип җавап бирделәр.

Малайларның төп эш кораллары - карандаш һәм үткен пычак. Алар башта нәрсә ясарга икәнен хәл итәләр, үрнәк сайлап алып, аны агачка төшерәләр һәм зур түземлек белән бизәк ясый башлыйлар.

-Әнә шул түземлек дигәнен тәрбияли дә инде агач белән эшләү,- дип сөйли Ильяс. - Бу малайлар ай ярым тирәсе шөгыльләнәләр, шул вакыт эчендә пычакны дөрес тотарга өйрәнделәр, күбесе беренче эшләнмәләрен өлгертте - әниләренә кухняда файдалану өчен такталарны бик теләп ясыйлар. Кечкенә паннолар ясаучылар бар. Әле кайчан гына бер әрҗә юкә тактасы алган идек, инде бетеп килә. Балалар бит, куллары белән ясаганны әниләренә алып кайтып бирәселәре килә. Ә без, билгеле, каршы төшмибез.

Малайлар бик тырышалар. Әнә Родионов Алексей ничек ди:

-Күреп чыгыйм әле дип кенә кергән идем, ошады, калдым. Хәзер көн дә киләм. Катлаулы, авыр эш, әмма кызыклы. Остазыбыз да ошый миңа, Ильяс абый безне кирәкле эшкә өйрәтә. Әти-әниләр дә хуплыйлар.

Инде куллары агач эшенә ята башлаганнар арасында Ильяс абыйлары Маннапов Рәмисне, Макаров Данил белән Мингалиев Аделне мактап алды, аннары:

-Барысы да тырышлар. Баштарак бит иллеләп малай язылган иде, теләмәгәннәре ташлады. Биредә иң түземлеләр калды,-дип өстәде.

Күңел матурлыгы төсләрдә, бизәкләрдә

Юкка борчылганбыз икән, кызлар өчен дә кызыклы шөгыль табылган Иҗат йортында: яшь рәссамнар түгәрәгенә нигездә кызлар йөри булып чыкты. Якты, иркен студиядә укытучылары Гөлфия Билалова җитәкчелегендә алар әйләнә-тирәнең матурлыгын буяулар ярдәмендә рәсемгә төшерергә, үз куллары белән гаҗәеп әйберләр ясарга өйрәнәләр. Лениногорск педагогика училищесының сәнгать-графика бүлеген тәмамлаган Гөлфия Шәүкәтовнаның 22 еллык балалар белән эшләү тәҗрибәсе дә, тиешле белеме дә җитәрлек. Беренче-бишенче сыйныф укучылары аның ярдәмендә төрле буяулар белән эшләргә өйрәнәләр, графика серләренә төшенәләр.

Берничә кызның шөгыле аеруча кызыксыну уятты: ниндидер ак йомшак массадан гаҗәеп матур чәчәкләр ясап, аларны төрле савытларга ябыштырып утыралар. "Салкын фарфор" технологиясе икән, җилем, крахмал һәм тагын ниләрдер кушып укытучы ясап килгән "камыр" розалар, сырлы яфраклар ясау өчен менә дигән материал икән бит. Чәчәкләр әйтерсең тереләр - кызларның оста куллары табигатьнең кыска вакытлы бизәген озын гомерле итә.

-Гөлфия Шәүкәтовна гаҗәеп бер кеше ул: матурлыкны башкаларга күрсәтә белә, юк кына нәрсәдән искитмәле әйберләр ясый. Әле "салкын батик" технологиясен дә үзләштерде - тукымага рәсем төшерүнең бик кызыклы ысулы ул,-ди иҗат йорты директоры Әнисә Гайфуллина.

«Компьютер булса барам»

Моннан бер ел элек, Иҗат йорты ачылу тантанасыннан кайтып килгәндә, ике кечкенә малайның үзара сөйләшүен ишетеп алдым. Берсе әйтә:

-Күрдеңме, укучылар йорты ачылды. Син ничек, берәр түгәрәккә йөрергә уйлыйсыңмы?-ди.

-Белмим әле,-ди икенчесе җитди кыяфәт белән,-әгәр компьютерлар куйсалар, барырмын шәт.

-Әйе шул, компьютерлар булмаса, анда нишләп йөрисең!-дип җөпли иптәшенең сүзен беренче малай.

Замана балалары, алар өчен компьютердан башка кызык юк! Иҗат йортында билгеле инде, андыйларны да онытмаганнар - 17 компьютер урнаштырылган.

Зур залны бүлеп биргәннәр. Биредә берсен берсе алыштыра-алыштыра 6 төркем шөгыльләнә, җитәкчеләре - тәҗрибәле педагог Җиһаншина Рәзинә.

-Компьютер белән дуслашып, балалар үзләре программа төзергә өйрәнәләр. Беренче этапта "Информ" дигән программаны үзләштерәбез, аннары мәсьәләне катлауландырабыз - экрандагы объектларны хәрәкәтләндерергә өйрәнәбез. Өченче этап - график рәсемнәр ясау. Яңа елдан презентацияләргә күчәрбез дип торабыз,-дип аңлата педагог.

Компьютерга текәлгән балалар белән дә сөйләшеп алдык. Әнә Хөснетдинов Рамил үзе мультфильм ясаган, аны "Шәһәр тормышы" дип атаган. Сабирова Рания «Пент» программасы ярдәмендә электр энергиясен саклап тоту темасына рәсем ясаган, аны төрле төсләргә буярга өйрәнгән. Фәракшина Эльвина белән Гасанова Эльмира тырышып-тырышып ун бармак белән хәреф басарга өйрәнәләр. Гурьев Паша Америка прерияләрендә "ат чаптыра".

-Менә безнең Ильябыз, аннан бик күпне өмет итәбез - республика бәйгесендә катнашырга әзерләнә ул,-ди укытучы. Илья Капитанников Базарлы Матакка әти-әнисе белән Карачай-Черкес республикасыннан күчеп кайткан. Сәләтле малай инде хәзер үк компьютерда дизайн, архитектура серләрен үзләштерә.

«Төп юнәлеш- волейбол»

Иҗат йортында спорт белән шөгыльләнү өчен дә шартлар тудырылган. Биредә зур спортзал бар, анда волейбол ятьмәсе куелган. Директор әйтүенчә, спорт эшендә төп юнәлеш итеп волейболны сайлаганнар. Залда 1999 елда туган малайлар шөгыльләнә иде, тренерлары Җәләлетдинов Ринас әйтүенчә, тиздән алар беренче тапкыр Казанга, дәрәҗәле ярышларда катнашырга баралар, шуңа күрә бик тырышып әзерләнәләр. Тренер Сафин Риназны, Хатыйпов Рәзилне, Нуретдинов Аделне, Пимурзин Виталийны мактап та алды:

-Күнегүләрне бер дә калдырмыйлар, холыклары да нык, җиңүгә омтылышлары көчле,-диде ул малайлар турында.

Ринас үзе дә әле бер генә ел элек педагогика университетын бетергән, гәзит теле белән әйтсәк, "уйнаучы тренер", аңа балалар белән эшләү кызык, димәк өметле белгеч, үз белгечебез, мөгаен яшь спортчылар тәрбияләүгә зур өлеш кертә алар. Ул иҗат үзәгендә өч һәм Чуаш Кичүендә ике төркем белән эшли. Аның белән бергә тагын ике тренер тора штатта - Мухин Андрей һәм Садриев Марат. Егетләр шулай ук авылларга барып та эшлиләр. Дөрес, Андрей әле менә армиягә китәргә җыена, әмма хезмәтен тәмамлап үзебезгә кайтыр мөгаен. Ә кызлар белән Гөлчәчәк Камалова шөгыльләнә. Директор Әнисә Гайфуллина әйтүенчә, район күләмендә үткәрелә торган спорт ярышларының яртысы биредә уза, бу эштә район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Раил Гатауллин бик булыша. Шулай булмыйча, максат бер бит - яшьләрне спорт белән дуслаштыру, аларга физик тәрбия бирү.

Сәхнә күрке - биюче

Район сәхнәләрендә үтә торган концертларда Ирина Смышляева җитәкләгән "Бәхетлеләр" ("Счастливчики") ансамбленең кече, урта, олы төркемнәре чыгыш ясаса, тамашачы өчен бәйрәм була. Тәҗрибәле педагог ничәмә-ничә баланы матур итеп биергә, үз-үзен тотарга, төз гәүдә-сынлы булырга өйрәтте. Хәзер бу ансамбльнең Балалар иҗаты йортында шөгыльләнү өчен үз залы бар. Стенасы көзгеләр белән капланган, махсус тоткычлар куелган иркен залда күмәк биюләр өйрәнү өчен уңайлы шартлар тудырылган.

Биредә тагын бер хореография залы бар, анда дәресләрне хореограф Артур Фәсхетдинов алып бара. Ул районга читтән килгән белгеч, үзе генә түгел, тормыш иптәше Анна Коновалова да биюләр куя һәм аларга өйрәтә. Яшь гаилә авылда гомер итәргә һәм эшләргә дигән уртак теләк белән килгән безгә. Алар мәктәпләр өчен дә кирәк хәтта, чөнки укытуның федераль дәүләт стандартлары программага хореография дәресләрен кертүне дә күз алдында тота. Артур Фәсхетдиновның гимназиядә, Хлебодаровка мәктәпләрендә дә укытуы шуның белән аңлатыла. Әле Алпар, Хузангай мәктәпләре дә чакыра икән үзен, ләкин хореографиянең дәресләре болай да күп. Әгәр әлеге гаилә торак белән дә тәэмин ителсә, берьюлы ике кирәкле кадрлы булыр иде район (Аннанаң бу көннәрдә бәби алып кайтырга җыенуы гаилә өчен үз фатирларын булдыруның никадәр мөһим икәнлегенә кабат ишарәли).

…Ә хореография түгәрәгенә йөрүче кызлар нәфислеккә, нәзакәтлелеккә, гүзәллеккә өйрәнәләр. Кем белә, бәлки тиздән зифа кызларыбыз "Йолдызлык" фестивалендә җиңүләр яулап, бөтен Татарстанның исен китәрер?

Директор белән соңгы сүз

Иҗат йортында балалар яратып өлгергән тегүчеләр түгәрәге дә бар, Раиса Ивановна Долгушова кызларны тегү-бәйләү осталыгына өйрәтә. Биредә балалар китапханәсе дә эшли - укы, белемеңне арттыр, фантазияңне үстер.

-Хәзерге вакытта безнең йортта 800 гә якын бала шөгыльләнә, алар белән 120 педагог эшли (авыл мәктәпләрендәге түгәрәк-секцияләрне санап, билгеле). Штатта торучы 14 белгечебез бар - алар безнең иң зур байлыгыбыз. Шушы бер елда яратып, җиренә җиткереп эшләүче педагоглардан торган коллектив туплый алдык. Безгә хәзер вокал буенча педагог кына җитми,-дип күргәннәребезгә берникадәр нәтиҗә ясарга уйлады Иҗат йорты директоры Әнисә Әнәс кызы Гайфуллина.

Яңа коллективның инде беренче җиңүләре дә бар: шундый типтагы учреждениеләр арасында үткәрелгән конкурста катнашып, почетлы өченче урынны алуга ирешкәннәр, дипломнары да күп икән инде. Хыяллары - аудиовидеостудия булдыру: белгечләр, аппаратура урнаштыру өчен урын да бар, берәр спонсор табылса я грант отуга ирешсәләр, теләкләре тормышка ашып та куяр әле.

Быел бит районда Пионерлар йорты оешуга 65 ел тулган икән. Шушы вакыт эчендә өстәмә белем бирү учреждениеләре никадәр балага сәләтен ачарга һәм үстерергә ярдәм иткән. Балалар иҗаты йорты бу эшне тагын да югарырак дәрәҗәгә күтәрергә һәм нәтиҗәлерәк итәргә мөмкинлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев