Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Төшенкелеккә бирелми ул

Аның күзләре очкынланып тора. 35 яшьлек, типсә тимер өзәрлек чагы Риназның. Әмма, ни кызганыч, аның аяклары хәлсез, култык таяклары белән дә көчкә хәрәкәтләнә ул.

Татар Борнае авылы егете Риназ гаиләдә икенче бала булып туа. Кечкенәдән шук, хәрәкәтчән малай 18 яшен тутыргач хәрби хезмәткә алына. Самара шәһәрендәге хәрби частьтә сержантлар әзерли торган мәктәпне тәмамлый. Отделение командиры, сержант Сафинны 1994 елның ноябрендә тынычлык саклаучы кораллы көчләр составында Днестр буендагы хәрби конфликтлы төбәккә озаталар.

Узган гасырның туксанынчы еллар башында Молдавия республикасында милләтара каршылыклар туып, кораллы бәрелешләр булган иде бит. Тарихка Днестр буе вакыйгалары дип кереп калган фетнәне бастыру ниятеннән бирегә тынычлык саклаучы кораллы көчләр җәлеп ителде. Риназ Сафин да әнә шулар сафына эләгә.

Хезмәтен җиренә җиткереп башкара Риназ. Кече командирны солдатлар да ярата. Алар чиратлап Молдавия чигендәге блок-постта кизү торалар.

- Көндезләрен тыныч кебек күренсә дә, караңгы төшү белән ату тавышлары ишетелә башлый иде, - дип искә ала ул үткәннәрне.

Бер төнне блок-постка һөҗүм итәләр.

-Ни булганын да аңламый калдык, аңыма килгәндә Тирасполь шәһәре госпиталендә идем. Умыртка баганасыннан пуляны операция ясап алганнарын хәбәр иттеләр, - ди Риназ.

Тик пуля арка миен нык зарарлаган була шул. Егетнең ике аягы да берни тоймый да, селкенми дә. Ә бит демобилизацияләнергә ике айдан да азрак вакыт калган була. Җиде операция кичерә егет. Ике ел хәрби госпитальләрдә яткан егетнең бер аягы хәрәкәтләнә башлый. Әнә шул өмет уята. Даими физик күнекмәләр ясый-ясый култык таяклары белән булса да аягына баса ул.

- Туганнарымның ярдәмен нык тойдым, алар көч бирде, - ди Риназ абый-апаларына рәхмәт хисләре белән.

Армиягә кадәр укый башлаган РОСТО (ДОСААФ) оешмасында шоферлар курсын тәмамлый ул инвалид килеш. Хәзер ундүртенче модельле "Жигули"е белән бик оста идарә итә. Дөрес, аяк белән эшләтә торган педальләрне кул белән идарә итүгә көйләгән.

Төшенкелеккә бирелмәгән Риназ, язмышы белән ризалашкан, тормышны яратып яши.

-Абыем Рәфис белән үгезләр симертәбез, үзебезнең тракторыбыз бар, хәлдән килгәнне эшлим, тик торган юк, - ди ул канәгать елмаеп.

Әйе, беренче төркем инвалид егет авырлык белән булса да тормыш итәргә өйрәнгән. Култык таяклары белән хәрәкәтләнә алуына да ул шат. Язмыш сынауларына бирешмичә, тормыштан ямь табып яши белгән мондый кешеләр күңелдә соклану уята.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев