Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Урак ахырына якынлашты

Игенчеләребез тырышлыгы белән районда урып-җыю эшләре төгәлләнүгә бара.

44391 гектарда игелгән бөртеклеләрнең 42117 гектары тулысы белән җыеп алынды. Ел коры килүгә карамастан, уңыш гектардан уртача 22 центнер тәшкил итә. Әмма комбайннарны саклауга куярга иртә әле - көнбагыш һәм бөртек өчен кукуруз җыясы бар.
Механизаторлар көзге чәчү, туңга сөрү белән дә мәшгульләр. Планлаштырылган 60,7 мең гектарның 14,8 мең гектары сукаланган. Бу эштә хузангайлылар аеруча өлгерлек күрсәтә. Районда 4 мең гектар мәйданда арыш, 10 мең гектарда көзге бодай чәчелгән. Әлеге эшләр дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев