Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Халкыбыз олуг бәйрәмгә әзерләнә

28 октябрьдә булган видеоконференцияне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: "Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәргә тагын 550 көн калды. Һәм без аны лаеклы төстә каршы алырга тиешбез",-диде.

Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүне әзерләү буенча оештыру комитеты инде күптән эш планы төзеп куйган һәм актив гамәлләргә керешкән дә. Һәр шәһәр һәм районда олуг бәйрәмне зурлап, тантаналы итеп үткәрү өчен әзерлек эшләре алып барыла: ветераннарның, тыл хезмәтчәннәренең тормыш-көнкүреш шартлары яхшыртыла, аларга нинди ярдәм кирәклеге ачыклана, өлкәннәрнең сәламәтлеген кайгыртуга да зур игътибар бирелә. Соңгысы аеруча мөһим, дип ассызыклады Президент, чөнки, аның әйтүенчә, соңгы айда гына да республикада яшәүче 1422 ветераныбыз якты дөнья белән хушлашкан. Бик күңелсез сан бу.
Президент шулай ук сугыш ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләләренә дә тукталды. "Төрле органнарга ярдәм сорап ветеран йөрергә тиеш түгел, аның турында кайгыртып, янына без барырга тиеш", диде ул һәм әзерлек чараларының кайда ничек тормышка ашырылуы турында сөйләгәндә безнең районны да уңай яктан телгә алды.
Аннары районнардагы эшчәнлек турында Татарстан муниципаль берәмлекләре советы рәисе Минсәгыйть Шакиров сөйләде. "Татарстан Бөек Ватан сугышына 700 мең кешесен озатты, аларның яртысы гына туган ягыбызга исән килеш әйләнеп кайтты. Безнең республикабыз илебезгә 378 Советлар Союзы Героен, Дан орденының 48 тулы кавалерны биргән төбәк, 200 меңнән артык якташыбыз батырлыклары өчен орден-медальләр белән бүләкләнде. Кызганычка каршы, сугышта катнашучыларның бүген 6280е генә исән инде. Тагын 70605 кеше - тыл хезмәтчәне. Аларның һәрберсе игътибар һәм кайгыртуыбызны тоеп яшәсен иде",-диде ул. Аның да теләге президентныкы белән аваздаш булды: ветераннарыбызның ярдәм сорап кемгәдер мөрәҗәгать итүен көтеп тормаска, һәрберсенең нәрсәгә, нинди ярдәмгә мохтаҗ икәнлеген ачыкларга кирәк. Бәлки, кемгәдер өенә дару китерергәдер, идән юып, өен җыештырасыдыр, ә, бәлки, кемдер үзенә ашарга пешерә алмый интегәдер. "Җаваплы затлар һәр ветеран өчен шәхси җаваплылык тоярга тиеш", диде Минсәгыйть Закир улы.
Республиканың кайбер районнары вәкилләре дә үз тәкъдимнәрен әйттеләр. Видеоконференциядән соң район башлыгы Фердинат Дәүләтшин киңәшмәне дәвам итеп, үз җирлегебездәге оештыру эшләренә күчте. Бәйрәм тантаналары бездә дә бик матур, лаеклы үтәргә тиеш. Хәзер инде районда 746 гына ветераныбыз бар, һәм аларның һәрберсе эчкерсез кайгыртуыбызны тоеп торсын. Моның өчен һәр җитәкче җаваплы. Өлкәннәребез турында яшь буын да кайгыртсын - мәктәпләрдәге волонтерлар отрядлары картларга булышып кына калмыйча, аларның истәлекләрен тыңласын һәм язып алсын иде, диде район җитәкчесе һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары мәктәп укучыларына патриотик тәрбия бирүгә бәһасез өлеш кертә алыр иде, дип тә өстәде.
Киңәшмәдә һәр тармак буенча Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап үткәрелергә тиешле чаралар кабат-кабат ачыкланды, яңа тәкъдимнәр кертелде. Шуларның берсе - районда Җиңү фонды оештырырга һәм анда тупланган акчаларны конкрет чараларга тотарга. Кыш җиткәнче авыллардагы һәйкәл һәм обелискларны карап, тәртипкә китерергә кирәклеге дә әйтелде.
Беренче карашка, 2015 елның 9 маена чаклы вакыт бик күп төсле. Әмма санаулы көннәр тиз үтә, ә эшлисе эшләр аз түгел. Шуңа күрә планлаштырылган чараларны, төрле акцияләрне лаеклы дәрәҗәдә уздырырга, иң мөһиме - Бөек Җиңү хакына фронтларда сугышкан, тылда фидакарь хезмәт куйган ветераннарыбызны кадер-хөрмәтләп өлгерергә, төрле яклап ярдәм күрсәтергә тиешбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев