Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Базарлы Матакта күптән түгел ачылган “Салават күпере” балалар бакчасы нәниләрне көтә

Базарлы Матакта күптән түгел ачылган "Салават күпере" балалар бакчасында әлегә бер генә төркем эшли. Биредә исемлек буенча 16 бала тәрбияләнә. -Безнең бакча 80 балага исәпләнгән, тора-бара егермешәр балалы дүрт төркем булырга тиеш, ди "Салават күпере" мөдире Миләүшә Фәхриева. Авылның урман-кырлар исе аңкып торган саф һавалы, аулак почмагында, элеккеге төзелеш оешмасы...

Базарлы Матакта күптән түгел ачылган "Салават күпере" балалар бакчасында әлегә бер генә төркем эшли. Биредә исемлек буенча 16 бала тәрбияләнә.

-Безнең бакча 80 балага исәпләнгән, тора-бара егермешәр балалы дүрт төркем булырга тиеш, ди "Салават күпере" мөдире Миләүшә Фәхриева.

Авылның урман-кырлар исе аңкып торган саф һавалы, аулак почмагында, элеккеге төзелеш оешмасы конторасын танымаслык итеп үзгәртеп ремонтлагач барлыкка килде бу бакча. Анда балаларны кабул итү, тәрбияләү һәм укыту, сәламәтлекләре турында кайгырту өчен бөтен шартлар тудырылган, хәтта өстәл-урындыклар, караватлар да экологик чиста материалдан ясалган. Иркен уен, йокы бүлмәләре, музыка һәм физкультура белән шөгыльләнү өчен зур, матур зал. Инде педагогик коллектив та формалашып килә. Бакча мөдире Миләүшә Наил кызы Фәхриева ике ел Үргәгар авылында шул вазыйфаны үтәп, тәҗрибә тупларга өлгергән. Тәрбияче Алия Зәйдуллина - төрек һәм инглиз телләре укытучысы, үзе дә ике бала әнисе. Кече тәрбияче Асия Гайнетдинова башлангыч сыйныфлар укытучысы. Нәниләргә кагыйдә-таләпләргә туры китереп ашарга пешерүче Ләйсән Шәйхетдинова азык-төлек техникумын тәмамлаган, белгечлеге буенча технолог.

"Салават күпере"ндә балаларның сәламәтлеген кайгырту өчен бөтен шартлар бар, шуңа күрә үз эшчәнлекләрендә өстенлекле юнәлеш итеп сәламәтләндерүне сайларга уйлаганнар тәрбиячеләр. Дөрес, мәктәпкәчә укыту-тәрбия процессының башка яклары да шулай ук игътибар үзәгендә булачак.

-Безгә хәзер балалар кирәк, төркемнәрне туплап, эшкә яңа педагоглар, музыка, татар теле укытучылары алыр идек. Әмма балаларыбыз аз. Ә бит, күрәсез, бездә ничек рәхәт нәниләргә. Төркемнәр бүлмәләре матур итеп бизәлгән, санузеллар балаларның физиологик үзенчәлеген истә тотып ясалган. Бу арада каршыбыздагы мәйданчыкларны койма белән әйләндереп, анда уен комплекслары да урнаштырылачак,-ди Миләүшә Наил кызы.

Инде мәктәпкәчә тәрбиягә кагылышлы тагын бер мәсьәләгә тукталып үтик. Елның беренче яртысы тәмам, инде балалары бакчага йөрүче ата-аналардан түләүләргә компенсация билгеләү өчен белешмәләр кабул итә башладылар. Исегезгә төшерәбез: гыйнвар аеннан бакча бәяләре кыйммәтләнгәч, һәр кешегә айлык керем 20 мең сумга җитмәгән гаиләләргә өстәмә компенсация түләү кертелгән иде. Аны алу өчен ярты ел саен белешмәләрне яңартып торырга кирәк. Компенсация түләүләре уртача 600 сум тәшкил итә, әмма ул һәр гаиләдә төрлечә булырга мөмкин, чөнки гаилә әгъзаларының кеременә карый.

-Компенсация билгеләнсен өчен ата-аналар барлык балаларының туу турында танклыклары, бакча белән килешү, бакча өчен түләү квитанциясенең күчермәләрен, банкта ачылган счет номерын, ата-аналар хокукларыннан мәхрүм ителсәләр, шул турыда суд карарын алып, матди ярдәм республика үзәгенең район бүлекчәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк,-ди шушы бүлекчә мөдире Лилия Дормидонтова.

Ата-аналарга уңай булсын, дип белешмәләр җыю графигы төзелгән, бу турыда мәктәпкәчә учреждениеләргә хәбәр ителгән инде. Шулай итеп июль-август айларында нәниләрен бакчага беренче тапкыр китерүчеләр дә, моңарчы йөрткән ата-аналар да компенсация һәм өстәмә компенсация алу өчен белешмәләр тапшыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев