Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Xезмәт урыннарында имгәнү-җәрәхәләнүләрнең иң күп очраклары яз, җәй айларына туры килә

Куркынычсызлык техникасы Алдагы еллардан күренгәнчә, хезмәт урыннарында имгәнү-җәрәхәләнүләрнең иң күп очраклары яз, җәй айларына туры килә. Авыл җирендә эшләрнең кайнап торган чагы шул бу. Татарстанда 2013 елда 765 кеше эш урынында җәрәхәтләр алган. Шуларның 103 е үлем белән төгәлләнгән. Быелның өч аенда шундый 24 фаҗигале факт теркәлгән инде. Хезмәтне саклау...

Куркынычсызлык техникасы

Алдагы еллардан күренгәнчә, хезмәт урыннарында имгәнү-җәрәхәләнүләрнең иң күп очраклары яз, җәй айларына туры килә. Авыл җирендә эшләрнең кайнап торган чагы шул бу.

Татарстанда 2013 елда 765 кеше эш урынында җәрәхәтләр алган. Шуларның 103 е үлем белән төгәлләнгән. Быелның өч аенда шундый 24 фаҗигале факт теркәлгән инде.

Хезмәтне саклау җәһәтеннән төзелеш иң куркыныч участок санала. Узган ел бу тармакта үлем белән төгәлләнгән 33 очрак теркәлгән. Авыл хуҗалыгында да зыян күкрүчеләр күп - былтыр монда эш урыннарында 15 кешенең гомере өзелгән.

Безгә сабак алу өчен ерак йөрисе юк: 2012 елда районда авыл хуҗалыгында эшләүчеләр арасында дүрт имгәнү очрагы булган иде. Кызганыч, әлеге фаҗигаләрнең берсе кеше үлеме белән төгәлләнде.

Иске Әнҗерә авылы фермасының төнге терлекчесе Фәнис Гыйззәтуллин, үзенең саксызлыгы аркасында, электр тогы сугудан үлә. Эш урынында тиешле хәвефсезлек чаралары күрмәгән өчен бу очракта дүрт вазыйфаи зат җавапка тартылган.

Юхмачы сөтчелек комплексында төнге кизүдә торучы Алексей Евстафьев трактор бәрдергән багана авудан авыр җәрәхәт ала. Ул 38 көн дәвамында хастаханәдә дәваланырга мәҗбүр була.

"Чаллы" терлекчелек комплексында слесарь Радик Шәйхетдинов тирес чыгарганда хәвефсезлек таләпләрен үтәмәве нәтиҗәсендә каты җәрәхәт ала. Ул тирес чыгару механизмындагы барабанга чорналучы тросны рәтләмәкче була. Әмма механизмны сүндерми. Аның сул җиңе тешле тәгәрмәчкә эләгеп, кулы җилкәсенә кадәр платформа арасына керә.

Тагын бер очрак ике ел элек язын самолет белән җиргә ашлама керткәндә була. "Үргәгар" отрядында Ришат Гыйматдинов самолетка кран ярдәмендә ашлама капчыкларын төягәндә бармакларын троска кыстыра. Нәтиҗәдә больницада аның ике бармагының берәр буынын кисәргә туры килә.

Былтыр "Әхмәт" отряды механизаторы Максим Чубаков, тракторына тагылган пресс-җыйгычның саклау кожухы булмау аркасында сул аягын каты җәрәхәтли.

Урман хуҗалыгы эше дә хезмәт урыннарында зыян күрү буенча исемлек башында. Әйтик, узган ел "Әлкиурман" хуҗалыгында такта ярдырганда бер эшче каты җәрәхәт ала. Сәбәбе: эш урыны техника хәвефсезлеге кайгыйдәләренә җавап бирмәгән. Бу фаҗигадә гаепле вазыйфаи затлар җинаять җаваплылыгына тартылды.

Бу очракларның барысы да техника куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлмәве аркасында килеп чыгуы бәхәсез. Язгы кыр эшләре башланыр алдыннан механизаторлар, белгечләр техника белән эш иткәндә зарур булган саклану чаралары турында уку-өйрәнүләр үтәләр. Урыннарда да һәр көнне диярлек инженерлар куркынычсызлык техникасы турында инструктаж үткәреп, моны эшчеләрнең имзалары белән расларга тиешләр. Әмма күп очракта җитәкче-белгечләр әлеге кагыйдә-таләпләрнең үтәлешен көн дәвамында контрольдә тотмыйлар. Дөрес, кызу эш чорында кайбер таләпләр күз уңыннан читтә калырга да мөмкин. Әмма, башкарыласы эшләр нинди генә мөһим булмасын, ул кеше сәламәтлегеннән, аның тормышыннан өстенрәк була алмый.

Язгы кыр эшләренә керешкәндә боларны бигрәк тә истә тоту кирәк. Ә кагыйдәләр, таләпләр үтәмәслек түгел. Әйтик, хезмәткәрләрне махсус эш киемнәре белән тәэмин итү мөһим таләп булып тора. Эштә төзек техника гына файдаланылырга тиеш. Һәр эш көне хәвефсезлек техникасы кагыйдәләрен аңлатудан башлансын иде. Эш урыннары, хезмәт шартлары барлык хәвефсезлек таләпләренә җавап бирерлек булсын. Хезмәт дисциплинасын контрольдә тоту зарур.


16 апрельдән "Язгы кыр эшләре чорында хезмәтне саклау һәм производствода хәвефсезлек таләпләрен үтәү" айлыгы башланды. 23 майга чаклы дәвам итәчәк бу акция барышында эш урынында хәвефсезлек мәсьәләләре аеруча күз уңында булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев