Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Якташ рәссамыбыз җиңүе. Әлмәт шәһәрендә профессионал һәм яшь рәссамнар арасында республика конкурсы тәмамланды

Әлмәт шәһәрендә профессионал һәм яшь рәссамнар арасында республика конкурсы тәмамланды. Әлеге бәйгедә якташыбыз - Карамалы авылында туып-үскән, бүген Чистай шәһәрендә яшәп иҗат итүче Радик Минһаҗев өченче дәрәҗә лауреат Дипломына ия булды. Бәйге Әлмәт шәһәрендә 20 февральдән 22 мартка кадәр дәвам итте. Анда республиканың егермедән артык рәссамы 30 картина тәкъдим итте....


Әлмәт шәһәрендә профессионал һәм яшь рәссамнар арасында республика конкурсы тәмамланды. Әлеге бәйгедә якташыбыз - Карамалы авылында туып-үскән, бүген Чистай шәһәрендә яшәп иҗат итүче Радик Минһаҗев өченче дәрәҗә лауреат Дипломына ия булды.
Бәйге Әлмәт шәһәрендә 20 февральдән 22 мартка кадәр дәвам итте. Анда республиканың егермедән артык рәссамы 30 картина тәкъдим итте. Конкурста катнашу өчен якташыбыз, Татарстанның һәм Россиянең рәссамнар берлеге әгъзасы Радик Минһаҗевның өч картинасын сайлап алганнар иде.
Әлеге эшләрнең өчесендә дә рәссам балаларны сурәтләгән. Үзенең сәнгать осталыгын, сәләтен эшкә җигеп, балаларның самимилеген, шулай ук шәхес буларак холык үзенчәлекләрен ул төрле элементлар, табигать бизәкләре аша ачып бирә алган. "Румянец года" әсәрендә елга буендагы эскәмиядә уйланып утыручы бала тасвирланган. "Көтүче" картинасында - җылы итеп киенгән, атка атланган, үзен олыларча хис итеп көтү көтүче малай. Минем үземә баш киеменә тавык йомыркасы төяп печәнлектән төшкәндә баскычта кояш җылысында оеп утыручы малай рәсеме аеруча ошады.
Бәйгене «Татнефть» акционерлык җәмгыяте үткәрде. Конкурс Әлмәт картиналар галереясендә барды. Дөрес, галерея шәһәрнең башка зур социаль объектларында да булып чыга. Халык картиналарны бәяләп шунда ук тавыш та бирергә - үз "тавышларын" шундагы урнага салырга тиеш була. Картиналарның авторлары тавыш бирүчеләргә билгеле булмый. Бары һәр эшнең исеме һәм номеры гына күрсәтелә. Ә инде калган татарстанлылар әлеге галерея белән интернет аша танышып тавыш бирә алдылар.
Менә, ниһаять, бәйге нәтиҗәләре билгеле булды. Беренче ике урынга, иң күп тавышлар җыеп, Казан рәссамнары ия булалар. Ә өченче урынга Радик Минһаҗевның майлы буяу белән язылган "Румянец года" картинасы лаек дип табыла. Радик өченче дәрәҗә Диплом һәм 80 мең сум күләмендә акчалата премия белән бүләкләнә. Аның конкурста катнашкан тагын ике эше дә зур-зур баллар җыярга өлгерәләр.
Без Радик Минһаҗев белән элемтәгә кереп, аны республика бәйгесендәге зур җиңүе белән тәбрикләдек. Ул үз чиратында картиналары өчен интернет аша тавыш биргән әлкилеләргә олы рәхмәтләрен җиткерде.
-Радик Вакыйфович, бүген нинди планнар белән яшисез? -дигән соравыма ул:
-Тиздән Кырымга китәргә җыенам. Республика җитәкчеләре Кырым төбәге турында картиналар язуымны сорадылар. Мин һәр елны диярлек Кырымда булып, төрле темаларга рәсемнәр иҗат итә идем инде. Бәлки тора-бара Кырым төбәгенә багышланган күргәзмә оештырырмын,-диде.
Радикның үзенең картиналар күргәзмәләрен район мәдәният йортында да үткәргәне бар. Шундый бер күргәзмә республикабызның беренче Президенты Минтимер Шәймиевның районга килүенә бәйләп тә оештырылган иде. Минтимер Шәрипович Радикның иҗаты белән кызыксынган, әсәрләрен ошаткан иде. Ул рәссамның берничә эшен сайлап Президент фондына да алдыртты.
Без Радик Минһаҗевның күп кенә әсәрләрендә Әлки ягы табигатен, кешеләрен күреп горурлану кичерәбез. Аңа иҗатында киләчәктә дә олы уңышлар юлдаш булсын.
Радик Минһаҗевның иҗаты белән http://izo-museum.ru/en/node/512 сайтында таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев