Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Язгы ташуларга әзерләнә башлыйбыз

Гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссиясенең чираттагы утырышында язгы ташуларга әзерлек күрү хакында сүз барды. Быел кар күп, шуңа язгы ташуның көчле булуы да ихтимал. Бүгеннән әзерлек чараларын күрү бик мөһим. Утырышта авыллардагы буаларга юллар ачу, сулыклар янында кизү торуны оештыру бурычы куелды. Язгы ташу вакытында электр, элемтә, газүткәргеч баганалары...


Гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссиясенең чираттагы утырышында язгы ташуларга әзерлек күрү хакында сүз барды.

Быел кар күп, шуңа язгы ташуның көчле булуы да ихтимал. Бүгеннән әзерлек чараларын күрү бик мөһим. Утырышта авыллардагы буаларга юллар ачу, сулыклар янында кизү торуны оештыру бурычы куелды.

Язгы ташу вакытында электр, элемтә, газүткәргеч баганалары зыян күрмәсен өчен җаваплы службаларга бурычлар билгеләнде. Су басу куркынычы булган авылларда халыкны, терлек-туарны эвакуацияләү чаралары билгеләнде.

Ташу чорында эчә торган суларга зарарлы матдәләр эләкмәсен өчен даими анализлар алып тору зарур. Авыл хуҗалыгы биналарын, бигрәк тә орлык, ашламалар саклана торган корылмаларны кар суларыннан саклау эшен шулай ук бүгеннән башларга кирәк.

Комиссия утырышында район башлыгы Фердинат Дәүләтшин катнашты. Ул язгы ташуларны зыян күрми үткәрү өчен барлык саклык чараларын башкару зарурлыгына басым ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев