Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Юлларны кар көртләре капламасын

Кыш көттереп кенә килде дә үзенең холкын да күрсәтә башлады. Атнадан артык кар-буран уйнатып, урамнарны, юлларны көртләр белән тутырды. Юл хезмәткәрләре, коммуналь службалар да карны тиз арада чистартып өлгерә алмыйлар. Бу дүшәмбе иртәсендә Базарлы Матакның III Интернационал, Сәйфуллин урамнарында яшәүчеләр үз урамнарының кардан чистартылмавыннан зарланып редакциягә шылтыраттылар. Юлларны, урамнарны көртләрдән...

Районыбызда 68 авыл бар. Шул авыллар урамнарын, аларны олы юл белән тоташтыручы трассаларны кардан чистартып тору мәшәкате авыл җирлекләре башкарма комитетлары җаваплылыгында. Билгеле, аларның үзләрендә кар чистарту техникасы юк. Шуңа райондагы 21 авыл җирлегендә дә әлеге эшне башкару буенча техник базасы булган оешмалар белән килешүләр төзеп куйганнар. Күпчелеге урамнарны кардан чистартуда "Алексеевскдорстрой"ның Әлки филиалы, "Шәйхетдинов" шәхси предприятиесе ярдәменә таянса, "Хузангай", "Әлки ПМК Мелиорация" предприятиесе белән килешүләр төзүчеләр бар. Ә район үзәгенең урам-тыкрыкларын чиста тоту "Әлки коммуналь челтәрләре" җаваплылыгында.
Район үзәгендә беренче чиратта төп урамнар кардан арындырыла, билгеле. Бураннардан соң үзәк урамнарны берничә кат та чистартып чыгалар. Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин Базарлы Матакның калган урамнарын чистартуны да озакка сузмаска куша:
-Үзәк урамнарны кат-кат чистартканчы башка урамнарны автомобильләр йөрерлек дәрәҗәгә китерергә кирәк. Барлык урамнар да кар көртләреннән арындырылганнан соң гына үзәкне җентекләп чистартырга керешергә була,-ди ул.
Кайбер урамнарны кардан чистартканда коммуналь хезмәткәрләргә юл кырыенда калдырылган автомобильләр дә комачаулый икән. Машинасын тиешсез урында калдырып китүчеләр белән киләчәктә ГАИ хезмәткәрләре көрәшәчәк.
Районыбыз аша буйдан-буйга диярлек федераль трасса уза. Ул Карга авылы яныннан башлана һәм, гомуми озынлыгы 70 километрдан артып, Апак авылын үткәч тәмамлана. Бу юлдан тәүлек буе төрле зурлыктагы йөзләгән автомобильләр уза.
Апактан соң башланган Ульяновск өлкәсендә исә юлларның торышына игътибар бездәгедән шактый кайтыш. Анда юлларның начар хәлдә булуы шул хакта сөйли. Күрше өлкә юлларында көртләр хасил булып, юллар үтә алмаслык хәлгә килсә, аның бәласе шулай ук безнең район службалары җилкәсенә төшәргә мөмкин. Чөнки юлда бөкеләр хасил булса, бу районыбыз автотранспорт хәрәкәтенә дә зыян китерәчәк бит.
Һәр кышны диярлек кар-буран аркасында республиканың кайбер районнарында озын-озын автомобиль бөкеләре барлыкка килә. Районыбызда шундый бөке хасил була калса, без моны тиз арада уңай хәл итәргә әзерме?
-Юлда бөкеләр барлыкка килгән очракта авыр техника ярдәмендә проблеманы хәл итү, машиналарга ягулык илтү өчен безнең мөмкинлекләр җитәрлек,-ди Рашат Гыйззәтуллин. Юлларда андый хәл туа калса, юлчыларны азык-төлек, вакытлыча куну урыннары белән тәэмин итү мөмкинлекләре дә тикшерелде утырышта.
Юл хәрәкәте хәвефсезлеге комиссиясе утырышында гадәттән тыш хәлләргә әзер булып тору хакында да сөйләштеләр. "Алексеевскдорстрой" ААҖнең район филиалы җитәкчесе Рашат Гыйззәтуллин кышкы чорда автомобиль юлларын карап тору өчен 23 берәмлек техника файдаланылачагын хәбәр итте. Районның Йолдыз поселогына, Түбән Салман, Карамалы, Иске Тумба авылларына баручы юлларга аз гына буранда да кар көртләре салына икән. Әлеге юлларга алар аеруча игътибар бирәләр, кардан даими арындырып торалар.
Электр һәм газ белән тәэмин итүче район службалары да табигать капризларына әзер. Аларның җитәкчеләре төрле көтелмәгән хәлләрдә эшне алып бару өчен махсус бригадалар булдырылуын, запас материаллар туплануын хәбәр иттеләр.


Авыл халкы ни ди?

Раиса Родионова, Югары Кәчи авылы:
-Соңгы көннәрдәге кар-бураннар безнең авыл халкына бернинди мәшәкать тудырмады. Чөнки урамнарыбызны, юлларыбызны көн саен берничәшәр мәртәбә чистартып тордылар.

Светлана Чуманова, Анино Салман авылы:
-Күз тимәсен, безнең авыл юлларын һәрчак чистартып торалар. Балаларыбыз иртә сәгатьтән автобус белән чиста юллардан Хлебодаровкага мәктәпкә китәләр. Кичә генә барлык урамнарны ялт иттереп кардан арындырдылар.

Мария Волостнова, Исәлек авылы:
-Безнең авыл урамнарын килеп чистарткан кеше юк. Бер урамда тракторчы егет тора, ул үз урамында гына карны әзрәк төрттерә. Ә икенче урамда җәяүлеләр юлы, сукмак кына.

Әмир Галиев, Бибай Чаллысы авылы:
-Авылыбызга асфальт юл килә. Шул асфальт беткәнче, клуб янына кадәр юлларны ачып торалар. Авылда 4 урам. Өчесенә юл бүген дә юк. Элек авыл советы юлны ачтыра иде. Быел килеп карны чистарткан кеше юк шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев