Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әлкидә дүрт яшьлек малайдан башлап алтмыш биш яшьлек пенсионерга кадәр ГТО нормативлары тапшырды

Әлкидә дүрт яшьлек малайдан башлап алтмыш биш яшьлек пенсионерга кадәр ГТО нормативлары тапшырды Гомер-гомергә Сабан туенда халык көч-куәттә, җитезлектә, өлгерлектә ярышкан. Электән килгән бу күркәм гадәтне тагын да үстереп, быелгы Сабантуенда "Президент белән бергә" республика иҗтимагый хәрәкәте активистлары "Спорт яратучы Татарстан" мәйданчыгы җәелдерделәр. Соңгы вакытта республикада күп матур башлангычларның инициаторы...

Әлкидә дүрт яшьлек малайдан башлап алтмыш биш яшьлек пенсионерга кадәр ГТО нормативлары тапшырды

Гомер-гомергә Сабан туенда халык көч-куәттә, җитезлектә, өлгерлектә ярышкан. Электән килгән бу күркәм гадәтне тагын да үстереп, быелгы Сабантуенда "Президент белән бергә" республика иҗтимагый хәрәкәте активистлары "Спорт яратучы Татарстан" мәйданчыгы җәелдерделәр.

Соңгы вакытта республикада күп матур башлангычларның инициаторы булган "Президент белән бергә" хәрәкәте быел республикада Сабан туе бәйрәмнәрен үткәрүдә актив катнашты. Татарстанның барлык районнарда, шул исәптән безнең Әлкидә дә хәрәкәт активистлары "Спорт яратучы Татарстан" мәйданчыгы булдырып, анда район халкы арасында ГТО аналогиясе нормативлары тапшыруны оештырдылар.

"Президент белән бергә" хәрәкәте ативистлары гомумән республикада сәламәт яшәү рәвешен һәм спортны пропагандалауга зур игътибар бирәләр. Бу аңлашыла да. Татарстан бит бүген Россиянең спорт башкаласына әверелде. Бездә профессионаллар өчен дә, һәвәскәрләр өчен дә спорт белән шөгыльләнергә менә дигән инфраструктура булдырылды. Ике ел элек Казанда гөрләп узган Универсиада тәэсирләре эле дә хәтердә. Ә инде бу җәйдә бездә спортның су төрләре буенча грандиоз Халыкара чемпионат узачак. 2018 елда исә Татарстан футбол буенча Дөнья чемпионаты этабын кабул итәргә әзерләнә.

Әлки районы Сабантуе рәсми төстә ачылганчы ук инде төп мәйдан янында урнашкан "Спорт яратучы Татарстан" мәйданчыгы үз эшен башлап та җибәрде. Аны халык бик тиз үз итте. Олысы-кечесе бирегә агылды гына. ГТО аналогиясе нормативларын тапшырырга теләүчеләр шулкадәр күп иде ки, оештыручылар һәркемне теркәп, спорт "имтиханын" кабул итеп торырга көчкә өлгерделәр. Үзенең физик әзерлеген, җитезлеген-ныклыгын сынап карарга теләүчеләрдән чират хасил булды хәтта.

Мәйданчыкта ГТО нормативларыен тапшыру өчен биш спорт ноктасы булдырылган иде. Болар: ир-атлар өчен гер күтәрү, хатын-кызлар өчен һәм ир-атлар өчен идәннән этелү, хатын-кызлар өчен гәүдәне күтәреп пресс ясау һәм озынлыкка сикерү урыннары.

Гер күтәрү ноктасының "хуҗасы"- Әнвәр Галимов. Аны әлкилеләргә тәкъдим итеп торасы юк. Егет чагында ук гер күтәрү буенча РСФСР спорт мастеры дәрәҗәсенә ирешкән Әнвәр Фәйзрахманович гомере буе районыбызда спортны, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый. Ул йөзләгән егет-кызларда спортка мәхәббәт тәрбияләде, күпме яшьләрне тормышта алкоголь һәм тәмәкене түгел, ә спортны юлдаш итәргә өйрәтте. "Президент белән бергә" иҗтимый хәрәкәте активистоарының бу башлангычын да хуплый ул.

-Совет заманынада бит ГТО нормативларын тапшыруга искиткеч әһәмият бирелә иде. Бу эшнең хәзер дәүләт дәрәҗәсендә күтәрелүе бик әйбәт. Спорт сәламәтлек, ихтыяр көче тәрбияли. Физкультура белән даими шөгыльләнү егет кеше өчен аеруча мөһим,-ди ул.

Норматив тапшыру өчен ир-егетләргә 16 килолы герны 20 тапкыр күтәрергә кирәк икән

-Күпләр нормативны рәхәтләнеп үти. Байтагы арттырып та җибәрә. Базарлы Матактан Айрат Сәгыйров - 100, Вячеслав Родионов - 113, Рөстәм Галимов - 142, Илфат Мифтахов 135 мәртәбә өскә чөйделәр герны,- ди Әнвәр абый.

Озынлыкка сикерү буенча респңублика чемпионы, спорт ветераны Әнәс Вәгыйзов та Сабан туенда мондый чара оештырылуга бик канәгать.

-Озылыкка сикерүдә норматив буенча тиешле ике метрны күпләр "җиңде",-ди ул.-Базарлы Матакта яшәүче 18 яшьлек Роман Туманов хәттта рекорд куйды - 2,65 метрга сикерде,-дип сөенеп хәбәр итте ул.

ДЮСШ тренеры Александр Ферапонтов идәннән ителү һәм гәүдәне күтәреп пресс ясау нормативларын кабул итә.

-Халык бик актив,-ди ул. -Әйбәт нәтиҗәләр күрсәтүчеләр дә күп. Әле менә район үзәгендә яшәүче кызлар Алсу Галләмова белән Анжела Крайнова эһ тә итмичә нормативны тапшырып киттеләр.

Ә гомумән алганда мәйданчыктагы спорт нокталарында хатын-кызлар аз. Алар күбрәк тамашачы ролендә. Аның каравы, үзләрен сынап карарга теләгән ир-егетләрнең исәбе-хисабы юк. Бездә барлык яшьтәге көчле затлар да спортка мөкиббән икән, дип сөенеп куясың. Әнә Базарлы Матактан биш яшьлек Самат Мәрдиев ирләрчә җитдилек белән тырышып-тырышып озынлыкка сикерде. Аның кебек бәләкәй малайлар күп биредә, барысы да үзенең булдыклылыгын күрсәтергә омтыла. Чуаш Кичүеннән 18 яшьлек Илназ Мусин тиз генә нормативларны тапшырып китте. Татар Шәпкәсеннән пенсионер Николай Ефимов та үзенең әле бик әйбәт формада булуын исбатлады - мәйданчыкта җәелдерелгән барлык нокталарда да "сынауны" менә дигән итеп тапшырды.

Җитәкчеләр дә спорт мәйданчыгын читләтеп үтмәде. Беренче булып нормативларны район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов тапшырды. Аның 38 мәртәбә гер күтәрүен, 30 мәртәбә идәннән этелүен, 2,18 метрга озынлыкка сикерүен халык: "Молодец, булдырдың!" дип бәяләде.

Рәшит Билаловның энеләре Рифкать белән Рәфәс тә абыйларыннан калышмадылар.

-Без биш малай үстек,-ди Саклык банкының район бүлекчәсе җитәкчесе Рифкать Билалов.-Барыбыз да футбол, хоккей, волейбол яратабыз. Беребез дә тәмәке тартмый, алкогольгә дә исебез китми. Хәер, тәмәке тартсаң бик йөгерә дә, сикерә дә алмыйсың. Бик дөрес эшләгәннәр Сабан туйда мондый мәйданчык булдырып. Сыра эчеп йөргәнче ГТО нормативлары тапшырсын халык.

Сүз уңаеннан шуны да әйтик, район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов футбол буенча район хакимияте командасының иң оста уенчысы да.

Бер төркем Сабантуй кунаклары белән "Спорт яратучы Татарстан" мәйданчыгына район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин килеп кергәч, бу тирәгә халык тагын да күбрәк җыелды. Район җитәкчесе, республика кунакларының спорт белән дуслыгы ничегрәк икән - моның һәркемнең беләсе килде.

Александр Федорович нормативлар тапшыруны идәннән этелүдән башлап җибәрде. Җыелган халык санап торды: бер, ике, өч... 45!

Аңардан соң РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин җитез генә эскәмиягә сузылып, күнегү ясый башлады. Аның 50 мәртәбә этелүен санап торучылар тел шартлатты. Кайсыдыр: "Афәрин, җитәкчеләр!" -дип тә куйды.

Бүтән кунаклар да үзләрен сынап карадылар. Әйтергә кирәк, сынатмадылар.

-"Спорт яратучы Татарстан" мәйданчыгыбыз дүрт сәгатьләп эшләде,-дип сөйләде безгә соңрак ДЮСШ директоры урынбасары Рәмзия Сәгъдиева.-Халык без уйлаганнан да күбрәк катнашты бу акциядә. Беренче юлы нормативларны тапшыра алмаганнар кат-кат килеп үзләрен сынап карадылар. 400 кеше ГТО "имтиханын" тапшырып карады. Аларның 330ы тиешле нормативларны үтәде. Спорт сөюче иң бәләкәй катнашучыбыз дүрт яшьтә булса, иң өлкәне алтмыш биштә иде. Спортка тартылучы, физкультура белән шөгыльләнүче райондашларыбыз бихисап икән. Моңа бик сөендек.

ГТО нормативларын тапшырган барлык әлкилеләргә Грамоталар, "Президент белән бергә" знакчоклары, бүләкләр бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев