Алькеевские вести

Алькеевский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Новости

Фотограф Рифкать Билдановның бүген туган көне

Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче якташыбыз, профессиональ фотограф, бик күп китапларда иҗаты дөнья күргән Рифкать Билданов бүген туган көнен билгеләп үтә.

Рифкать Рифат улы туган як җанлы, ватанпәрвәр кеше. Ул районда үтә торган күп чараларга кайтып, аларны фотога төшереп дөньяга таныта.

Рифкать Билданов Яңа Камка авылында туып-үскән. Туган авылы турында ихластан кайгыртып, үзенең ярдәмен күрсәтә торган егетләребезнең берсе ул. Рифкать җәмәгать тормышында да бик актив.

Туган көне уңаеннан аңа район җитәкчеләре дә, Әлки якташлар җәмгыяте, Чаллыдагы якташлар җәмгыяте дә котлауларын, изге теләкләрен юлладылар. Без, “Әлки хәбәрләре” газетасы коллективы да, тәбрикләүләргә кушылабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев