Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

26 апрель республикада “Урман утырту көне” буларак билгеләп үтелде (+ФОТО)

26 апрель республикада "Урман утырту көне" буларак билгеләп үтелде. Әлеге акция бездә алдагы көнне үк башланып китте. Ике көндә барысы 20 меңгә якын агач үсентесе утыртылды. Урман утырту акциясенә Н.Дәүли исемендәге гимназия коллективы, Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты, "Әлки урман" предприятиесе хезмәткәрләре беренчеләрдән булып кушылдылар һәм бик зур күләмдә...


26 апрель республикада "Урман утырту көне" буларак билгеләп үтелде. Әлеге акция бездә алдагы көнне үк башланып китте. Ике көндә барысы 20 меңгә якын агач үсентесе утыртылды.

Урман утырту акциясенә Н.Дәүли исемендәге гимназия коллективы, Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты, "Әлки урман" предприятиесе хезмәткәрләре беренчеләрдән булып кушылдылар һәм бик зур күләмдә эш башкардылар. Базарлы Матакның Имәнлек урамындагы ял зонасында һәм район урман фонды биләмәләрендә меңләгән чыршы, имән, юкә, миләш, корычагач үсентеләре утыртылды.

-Яз, көз көннәрендә агач утырту акциясе үткәрү районыбызда күркәм традициягә әйләнде. Быел ул дүртенче мәртәбә узды. Акциядә 300 кеше катнашты. Агач үсентеләрен без оешмаларга бушлай бирәбез,-ди "Әлки урман" предприятиесе җитәкчесе урынбасары Елена Васяйчева.

Предприятие инженеры Рәфис Фәсахов әйтүенчә, быел районыбызда урманнар утырту буенча зур күләмле эшләр башкарылачак.

-Барлыгы 56 гектарда яңа урманнар утырту күздә тотыла. 200 гектар мәйданда яшел байлыгыбыз яңартылачак,-ди ул. -Базарлы Матакның үсемлекләр үрчетү мәйданчыгында ярты гектарда нарат, гөлҗимеш, имән, акация, дардар агачы орлыклары җир куенына салынып, яңа үсентеләргә җан бирәчәк.

Урманнарның әйләнә-тирә мохит өчен нинди зур әһәмияткә ия булуын белмәгән кеше юктыр. Яшел байлыгыбызны арттыруга һәркем үз өлешен кертә ала. Урман утырту акциясе әле дәвам итә. Әйдәгез, авылларыбызны яшелләндерү эшеннән беребез дә читтә калмыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев