Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Башкарма комитет утырышынды

Район башкарма комитетының 15 декабрьдә булган утырышында учреждениеләрнең быелгы бюджеттан тыш эшчәнлеге йомгаклары турындагы мәсьәлә тикшерелде. Утырышта шулай ук районда юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итү буенча чаралар хакында җитди сөйләшү булды, Яңа ел бәйрәмнәрен үткәрү чорында янгын хәвефсезлеген тәэмин итү мәсьәләсе каралды. Чаңгы сезоны ачылды Үткән шимбәдә районда чаңгы сезоны...

Моңа багышланган спорт чарасы "Яшь имәннәр" балалар савыктыру лагере базасында булды. Анда 200ләп чаңгычы катнашты. Алар арасында мәктәп укучылары, район үзәге хезмәтчәннәре, авыллардан килүчеләр бар иде. Чаңгычылар рәхәтләнеп кышкы урманның саф һавасын суладылар, ап-ак кар өстенә салынган чаңгы юлыннан туйганчы шудылар. Лагерь янында дәртле музыка яңгырап торды, автобусларга кереп җылынырга, кабартма белән кайнар чәй эчәргә дә мөмкин иде. Бу көнне чаңгы шуарга килүчеләрнең һәммәсе кәеф күтәренкелеге һәм энергия алды.

Иске Матак чаңгычылары һаман беренче

16 декабрьдә Нурлат районында 4 район укучылары катнашында чаңгы турниры булды.

Анда Иске Матак урта мәктәбе укучылары уңышлы чыгыш ясадылар һәм беренче, өченче урыннарны алдылар. Ә 15 декабрьдә Иске Матак урта мәктәбе базасында ДЮСШ беренчелегенә чаңгы ярышлары булган иде.

Анда Иске Матак, Хузангай, Борискино урта мәктәпләре укучылары призлы урыннарны яулады.

Салаватның зур җиңүе

Түбән Әлки урта мәктәбе укучысы Салават Шәрипов путалы көрәш буенча 2 нче Бөтенроссия турнирында 45 килога кадәр үлчәү категориясендә икенче урынны алды.

Әлеге бәйге 17 декабрьдә Түбән Кама шәһәрендә булды. Анда Үзбәкстан, Казахстан, Мәскәү, Карачаево-Черкесия, Дагыстан спортчылары һәм республиканың 16 районыннан көрәшчеләр катнашты. Зур җиңүгә ирешкән Салават медальгә, кубокка һәм 7 мең сум премиягә лаек булды.

* * *

16 декабрьдә район җыелма командасы Саба районында узган милли көрәш турнирында катнашты. Н.Дәүли исемендәге гимназия укучысы Илназ Мәрдиев 40 килога кадәр үлчәү категориясендә өченче урынны алды.

Волейболчы кызлар сынатмый

16-17 декабрьдә районның хатын-кызлар җыелма командасы волейбол буенча республика беренчелегендә катнашты.

Авыл районнарының иң көчле 10 командасы арасында узган бу бәйгедә безнекеләр бишенче урынны алды.

БДИ тапшырып карыйлар

Бу уку елында районда 140 егет һәм кыз 11 сыйныфны тәмамлаячак.

Алар сынау рәвешендә бердәм дәүләт имтиханнары тапшыра башладылар. Узган атнаның җомгасында унберенчеләр рус теленнән БДИ тапшырып карадылар. Ә 22 декабрьгә математикадан сынау (пробный) БДИ бирү билгеләнгән. Мәгълүм булганча, урта гомумбелем мәктәбен тәмамлаучыларга математикадан һәм рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы тапшыру мәҗбүри.

Бер бәби

Узган атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә бер малай дөньяга килде.

Ул гаиләдә өченче бала.

Бер сыердан - өч бозау

Әхмәт авылында фермер Әсхәт Бильданов хуҗалыгында ясалма орлыкландырылган сыердан өч бозау туган.

Быел күпчелек авылларда ясалма орлыкландыру пунктлары ачылу үз нәтиҗәләрен бирә башлады. Сыер асраган һәр хуҗаның аны вакытында бозаулатасы килә. Әлеге пунктлар нәкъ менә шул мәсәьләдә шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү өчен ачылды да инде. ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәме белән бүген районда 21 ясалма орлыкландыру пункты уңышлы гына эшли. Иске Матакта, әйтик, ясалма орлыкландырылган сыерлардан әйбәт токымлы ике дистәләп бозау туган инде. Ә менә Әхмәттә Ә.Бильданов хуҗалыгында бер сыер тупырдап торган өч бозау китереп авыл халкын шаккатырган. Тиздән әлеге нәселле бозаулар мул сөтле сыерлар булып җитешерләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев