Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Базарлы Матактагы туган якны өйрәнү музееның космонавтика залында чын скафандр

Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре бер төркем малайлар һәм кызларны район туган якны өйрәнү музеена алып бардылар һәм космонавтика залын күрсәттеләр. Бу чара космонавтика көненә багышланды. Балалар өчен кызыклы булды ул: экскурсоводтан бик күп яңалык ишеттеләр, сорауларга җавап биреп белемнәрен тикшерделәр. Залдагы экспонатлар аларны гаҗәпкә калдырды. Әйтик,...

Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре бер төркем малайлар һәм кызларны район туган якны өйрәнү музеена алып бардылар һәм космонавтика залын күрсәттеләр.

Бу чара космонавтика көненә багышланды. Балалар өчен кызыклы булды ул: экскурсоводтан бик күп яңалык ишеттеләр, сорауларга җавап биреп белемнәрен тикшерделәр. Залдагы экспонатлар аларны гаҗәпкә калдырды. Әйтик, чын скафандрны күрү турында нинди малай хыялланмый икән?! Шулай итеп, үзләрен галәмдә булгандай хис иттеләр алар. Моның өстенә, музейда район гаиләләре шәҗәрәләре төзелүен, Базарлы Матак турында экспозиция булдырылуын, район территориясендәге курган һәм шәһәрлекләр турында да ишеттеләр балалар.]

фото noticias.travel сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев