Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Бөртек өләшәләр

"Хузангай" кооперативы пай җирләре өчен дивиденд итеп бөртек өләшүне дәвам итә.

Яңгырлы көннәрдә кооперативта бөртек өләшүне туктатып торганнар иде. Хәзер хуҗалык пайчыларына дивидендка ашлык таратуны дәвам итәләр. Бу көннәрдә Татар һәм Чуаш Борнае, Түбән һәм Югары Колчурино пайчылары үзләренә тиешле бөртекне алачаклар. Кооператив бер җир пае өчен 2 центнер исәбеннән бөртек бирә.Корылык булу аркасында узган ел бирелмәгән дивидендлар өчен быел тагын 1 әр центнер икмәк өстәп биреләчәк.

Депутатлар ярдәме
Югары Колчурино авыл җирлеге советы депутатлары әтиле-уллы Генналий һәм Михаил Волостновлар кешеләрнең һәр гозерен уңай хәл итәргә тырышалар.
Күптән түгел Югары Колчурино авылы халкы зират тирәсен яңартуда ярдәм итүен сорап Геннадий Волостновка мөрәҗәгать иткән булган. Шушы көннәрдә Геннадий Михайлович әнә шул зур эш өчен 37 мең сумлык рәшәткәлек материал сатып та алган. Ә Михаил Волостнов Югары Колчурино балалар бакчасына 19 мең сумлык суыткыч бүләк иткән.

Солдатка китәләр
Россия Кораллы Көчләренә көзге чакырылыш дәвам итә: районнан 7 егет соддат хезмәтен үти башлады инде.
Шимбә көнне тагын берничә егетне якыннары армиягә озатачак.

Комиссияләр эшли башлый
14 ноябрьдән участок сайлау комиссияләре кизү тору режимында үз эшчәнлекләрен башлап җибәрәләр.
Ә бүген комиссияләр рәисләре һәм секретарьлары өчен семинар үткәрелә.

Сөт кими
Соңгы ункөнлектә индивидуаль сектордан сөт хәзерләү алдагы декададагыдан 3,4 тоннага кимегән һәм 96,5 тонна тәшкил иткән.
Ун көн дәвамында Юхмачы, Базарлы Матак, Түбән Әлки, Алпар авыл җирлекләрендә шәхси хуҗалыклардан җыелган сөт 5 центнерга азайган.
Сөтнең сатып алу бәясе әлегә элеккечә - "Загот-молоко" ҖЧҖ дә литры 10 сум, Түбән Әлки авылында шәхси эшмәкәр Д.Шәйхетдиновта 12 сум.

Ике гаилә төзелә
Бүген район ЗАГС бүлегендә ике парның никахы законлы теркәләчәк.
Ә бит бу җомга серле дата - 11.11.11 гә туры килә. Мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, бүген ил буенча гадәттәгедән шактый күбрәк парлар язылыша икән. Әйтик, республикада җомга көннәрендә гаилә коручылар саны гадәттә 300 дән дә артмаса, бүген ул 800 гә якын булачак. Район ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре әйтүенчә, бездә яшьләрнең мондый серле даталарга бик исләре китми, 11.11.11 не дә гадәти җомга итеп кенә караганнар.

Бәйрәм котлавы
10 ноябрь - Россия Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре көне уңаеннан районның полиция хезмәткәрләрен, хөрмәтле ветераннарыбызны һәм аларның гаиләләрен кайнар котлыйм. Авыр һәм җаваплы хезмәтегез өчен рәхмәт әйтеп, һәркайсыгызга нык сәламәтлек һәм озын гомер, гаилә бәхете һәм уңышлар телим.
Р.Билалов,
Район эчке эшләр бүлеге начальнигы, полиция подполковнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев