Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

БЕРЬЮЛЫ ИКЕ БӘЙРӘМ

Яңа Баллыкүл авылындя яшәүче җиде балалы Фәрит һәм Айсылу Нуруллиннар гаиләсендә берьюлы ике бәйрәм. Яңа елга аяк басарга әзерләнгән көннәрдә алар яңа өйгә дә күченгәннәр. Бу иркен яңа йорт аларга күп балалы гаиләләрне тораклы итү программасы нигезендә төзелде.

Мин Нуруллиннарга килгәндә аларның уллары Фәнис һәм солдат хезмәтен тутырып әле яңа гына кайткан Рамис мәш килеп тәрәзә гардиннары куялар иде. Инде һәр бүлмәгә җиһазлар куелган, әле күченгән генә булсалар да, яңа өйдә тормыш кайный, бәйрәмгә әзерлек бара. Биредә уңганнар яшәгәне күренеп тора - һәр җирдә чисталык-пөхтәлек хөкем сөрә. Аннан соң, гаиләдәге үзара җылы мөнәсәбәтләр, ихласлык, тормыштан ямь табып яшәүләре күзгә ташлана.

Фәрит белән Айсылу күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасына инде 2000 елда ук язылган булганнар. Һәм менә аларга бәхет елмайган. Барлык документлар әзер булгач, Нуруллиннар яңа йортны нәкъ менә җиде балалары туып-үскән Яңа Баллыкүл авылында төзетергә карар кылалар, кайбер танышлары киңәш иткәнчә, район үзәгендә дә түгел, Фәритнең туган авылы Иске Салманда да түгел.

-Менә шушы яңа өйле булуыбызга сөенепләр туя алмыйбыз. Нинди матур, сыйфатлы итеп салдылар аны безгә "Строитель и К" төзүчеләре. Бөтен уңайлыклары бар, шәһәрнекеннән бер дә ким түгел,-дип куанычы белән уртаклаша Айсылу ханым.

Аннан алар ире Фәрит белән бу өйне төзүдә ярдәм иткән кешеләр хакында сөйләп киттеләр. Программага керергә ярдәм иткән, һәр яклап булышлык күрсәткән район башлыгы Фердинат Дәүләтшинга, районның инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе Әсхәт Гариповка, Иске Салман авыл җирлеге башлыгы Илалетдин Җәләлетдиновка рәхмәтләрен әйттеләр. Күп балалы гаиләләр турында кайгырткан Президентыбызга да җаваплы эшендә уңышлар теләделәр.

Хәзерге заманда җиде бала үстерүче гаиләләр бик сирәгәйде шул. Ә бит ишле гаиләләрдә дуслык һәм туганлык мохите өстенлек итүе, балаларда хезмәт сөючәнлек, үзара ярдәмләшү кебек сыйфатлар тәрбияләнүе бәхәссез. Менә Нуруллиннар гаиләсе дә шуның ачык мисалы. Биредә балалар бердәм, тату булып үскәннәр. Олырак балалар эне-сеңелләрен карашкан, ата-ана сүзен тыңлап, кечкенәдән кул арасына кереп тәрбияләнгәннәр. Бер-береңә салыну, ялкаулану юк биредә.

Айсылу күрү сәләте буенча яшьтән инвалид. Хастаханә юлларында йөргәндә олы кызлары Фәнизәгә 11 яшь кенә булган. Аңа берсеннән-берсе кечкенә балаларны калдырып, икешәр көнгә Казан хастаханәсенә чыгып китә булганнар. Шул сабый эне-сеңелләре өчен дә җаваплылык тоеп, йортны әти-әнисе кайтканчы тәртиптә тоткан.

Нуруллиннарның җиде баласы да районда яшисе кешеләр. Дөрес, Алсу әле сигезенче сыйныфта гына укый. Ә менә Яр Чаллыда чәчтараш остасы һөнәренә укучы Гөлүсә районга кайтам дип тора икән. Кызларның абый-апалары исә районда төпләнүне күптән үзләре өчен хәл иткәннәр.

Фәрит Нуруллин үзе терлек табибы. Ул башта фермаларда эшләгән, хәзер исә авыл җирлегендә ясалма орлыкландыручы хезмәтен башкара. Җиде авылдагы 750 баш сыер хуҗасы аны тәүлекнең теләсә кайсы вакытында чакырта ала.

Айсылу исә бу зур гаиләнең хуҗабикәсе. Сәламәтлеге буенча бүтән җирдә эшләмәсә дә, аның йорттагы вазыйфа-хезмәтләре дә хәттин ашкан.

-Яңа өебез кояшлы якка карап тора. Кичә ялтырап кояш чыкты, бөтен өебез нурланып, яктырып китте. Язга чыккач тәрәзә төпләрендә яшелчә үсентеләре күкрәп үсәр дип куаныштык,-дип, Айсылу инде бакча мәшәкатьләрен дә кайгыртып тора.

-Их, авылыбызның хуш исле саф һавасы, тынычлыгы, рәхәте ни тора!-дип тә өстәп куйды хуҗабикә.

Дөрестән дә, Яңа Баллыкүл җәннәт почмагыдай матур җирдә урнашкан. Ул районда кечкенә авыллар исемлегендә. Анда утызлап кына йорт бар. Әмма биредәге таза өйләрне, матур урамнарны күргәч, авылның киләчәге якты һәм өметле булуына ышанасың. Менә биредә тагын бер заманча, бөтен уңайлыклары булган яңа өй өлгерде. Тиздән аның бакчасы үсеп утырыр, каралты-куралары өлгерер, мал-туары үрчер. Чын авыл гаиләләре әнә шундый тулы канлы, хезмәтле тормыш белән яши. Үзләренең җиде дәвамчыларын үстергән Фәрит белән Айсылу Нуруллиннар - шундый асыл гаиләләрнең берсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев