Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Без аның белән бик бәхетле булдык

фото tophm.ru сайтыннан Булачак ирем Фатыйх белән без 1938 елда таныштык. Бергә Куйбышев (Спас) педучилищесында укыдык. 1941 елның 20 июнендә училищеда безнең чыгарылыш кичәсе булды. Ул елны уку йортын 22 егет һәм кыз тәмамладык. Саубуллашу кичәсе бик матур, күңелле булды. Без бик бәхетле идек, рәхәтләнеп ял иттек, биедек, җырладык. Кичә...

фото tophm.ru сайтыннан

Булачак ирем Фатыйх белән без 1938 елда таныштык. Бергә Куйбышев (Спас) педучилищесында укыдык. 1941 елның 20 июнендә училищеда безнең чыгарылыш кичәсе булды. Ул елны уку йортын 22 егет һәм кыз тәмамладык. Саубуллашу кичәсе бик матур, күңелле булды. Без бик бәхетле идек, рәхәтләнеп ял иттек, биедек, җырладык.


Кичә тамамлангач, Фатыйх белән училищеның бакчасына чыгып, озак кына сөйләшеп-серләшеп, киләчәккә планнар корып утырдык. Ул шул чакта:
-Мин сине һич онытмам, әллә кайдан да эзләп табармын, - дигән сүзләр әйтте.


-Иртә-кич сине искә алып, мәңге көтәрмен,-дидем мин дә.


Кулга дипломнарны гына алып өлгердек, сугыш башланды. Озакламый Фатыйх фронтка, мин мәктәпкә укытырга киттем. Безнең мәхәббәт хисләрен өчпочмаклы солдат хатлары саклады. Фатыйх сугышта яраланып, озак кына Горький госпиталендә дәваланды, аннан туган ягына озатылды.


Беренче группа инвалид булса да, ул туган районында мәктәп директоры булып эшли башлады һәм Түбән Әлкидән мине үз авылларына алып китте. Инвалид булуына карамастан, ул бер көн дә эшсез тормады. Гомер буе эшләде дә эшләде. Бик озак еллар без Әлки районының Чуаш Кичүе мәктәбендә хезмәт куйдык. Эшләгәндә дә, лаеклы ялга чыккач та ул бик күп язды. Газеталар аның язмаларын бастырып тордылар. Үзе исән чакта өч китабы басылып чыкты.


Мин Фатыйхның сугыштан алып кайткан орден һәм медальләрен язып та тормыйм, аларны атап чыгу өчен генә дә тулы бер бит кирәк булыр иде. Ил, халык алдындагы шул хезмәтләре өчен аның исемен Чаллы һәм Буа энциклопедияләрендә урнаштырдылар. Рәхмәт, Фатыйх Вәлиевны онытмыйлар. Соңгы гомерен ул Чаллыда үткәрде. 2011 елның 4 апрелендә мәңгелеккә китеп барды.


Мин аның белән бик бәхетле яшәдем. Чөнки ул чын гаилә башлыгы һәм хатынын хөрмәтләүче ир иде. Балалар дип, тормыш дип яшәде, гел эштә булды. Без аның белән 66 ел бергә гомер иттек. Юк, аны онытырлык түгел. Мин аның белән чын күңелдән горурланам. Сугыш кырларыннан язган 65 хаты бар иде, шуларны югалтуыма бик әрним, бүген дә елап алам. Ә ул мин язган хатларның күбесен фронттан саклап алып кайткан иде. Әле аның бер калын дәфтәр шигырьләре саклана. Ул шигырьләрне мин яттан да беләм, күбесен хәтта җырлап та йөрим. Фатыйхым үзе инде янымда булмаса да, аның рухы исән, безнең мәхәббәтебез исән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев