Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Август аеннан эшләүче пенсионерларның пенсия күләме артачак

Август аеннан эшләүче пенсионерларның пенсия күләме артачак. Пенсия фондының район идарәсеннән хәбәр итүләренчә, районыбыздагы 1155 кеше югарырак пенсия ала башлаячак. Аларның пенсияләре уртача 140 сум 88 тиенгә арата. Акчаның күпмегә артуы эшләүче пенсионерның хезмәт хакына һәм яшенә бәйле. Кеше лаеклы ялда озаграк вакыт булган саен, аның пенсиясенә өстәмә дә зуррак...

Август аеннан эшләүче пенсионерларның пенсия күләме артачак.

Пенсия фондының район идарәсеннән хәбәр итүләренчә, районыбыздагы 1155 кеше югарырак пенсия ала башлаячак. Аларның пенсияләре уртача 140 сум 88 тиенгә арата. Акчаның күпмегә артуы эшләүче пенсионерның хезмәт хакына һәм яшенә бәйле. Кеше лаеклы ялда озаграк вакыт булган саен, аның пенсиясенә өстәмә дә зуррак булачак. Пенсияне яңадан исәпләтү өчен Пенсия фонды идарәсенә килеп торуның кирәге юк, идарә белгечләре моны пенсионерның үзеннән башка гына башкарачак.

Эшләүче пенсионерларныкыннан тыш, хезмәт пенсиясенең тупланма өлешен алучыларның һәм иминиятләштерү кертемнәре нигезендә пенсия алучыларның да августтан акчалары арта. Пенсиянең күпмегә артуын www.pfrrt.ru сайтындагы "Иминиятләштерелгән затның шәхси кабинеты"на яисә www.uslugu.tatar.ru сайтына кереп белергә мөмкин.

фото news.astv.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев