Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Бик нык суыта!

Метеорологлар кисәтә: алдагы көннәрдә безне көчле салкыннар көтә. 28-31 гыйнвар көннәрендә температура түбән төшүен дәвам итәчәк. Уртача тәүлеклек һава температурасы нормадагыдан 15-18 градуска түбәнрәк булачак. Алдагы көннәрдә төнлә һәм иртән 22-27 градус салкын көтелә, аязып киткәндә 33 градуска җитәчәк. 29-30 гыйнварда төнге сәгатьләрдә терекөмеш баганасы 30-35 градусны күрсәтәчәк. Ә республиканың...


Метеорологлар кисәтә: алдагы көннәрдә безне көчле салкыннар көтә. 28-31 гыйнвар көннәрендә температура түбән төшүен дәвам итәчәк.

Уртача тәүлеклек һава температурасы нормадагыдан 15-18 градуска түбәнрәк булачак. Алдагы көннәрдә төнлә һәм иртән 22-27 градус салкын көтелә, аязып киткәндә 33 градуска җитәчәк. 29-30 гыйнварда төнге сәгатьләрдә терекөмеш баганасы 30-35 градусны күрсәтәчәк. Ә республиканың көнчыгыш һәм көньяк районнарында 40 градуска кадәр бик көчле салкын булыр,-дип кисәтәләр метеорологлар. 31 гыйнварда да шулай ук суык булачак.

Мондый экстремаль шартларда зыян күрмәс өчен саклык чараларын алдан ук күреп куярга кирәк. Бу бигрәк тә электр челтәрләре һәм башка кайбер хезмәтләргә кагыла. Юлларда да сак булыгыз!

Фото news.rambler.ru сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев