Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Депутатлар печән өсте башланды, дип карар чыгарганнар

Иске Алпар авыл җирлеге советы сессиясендә депутатлар халык өчен бик мөһим мәсьәләне - шәхси секторда печән хәзерләүне караганнар. Совет табигый печәнлекләрдән үләннәрне чаба, печән хәзерли башларга, дигән карар чыгарган. Сессиядә урта мәктәпне яңа уку елына әзерләү турында сөйләштеләр: бинага былтыр гына зурлап ремонт ясалган иде, быел инде үз көчләре белән...

Иске Алпар авыл җирлеге советы сессиясендә депутатлар халык өчен бик мөһим мәсьәләне - шәхси секторда печән хәзерләүне караганнар.
Совет табигый печәнлекләрдән үләннәрне чаба, печән хәзерли башларга, дигән карар чыгарган. Сессиядә урта мәктәпне яңа уку елына әзерләү турында сөйләштеләр: бинага былтыр гына зурлап ремонт ясалган иде, быел инде үз көчләре белән һәм спонсорлар ярдәменә таянып косметик ремонт ясыйлар.
Сессиядә каралган төп мәсьәлә исә июльдә үткәреләчәк референдум турында булган. Референдумнга 18 яше җиткән һәр кешедән ай саен 15 сум салым җыю турында мәсьәлә куела. Җыелган акчалар авылларда су системасын төзекләндерүгә тотылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев