Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

ДУСЛАР ҖЫЕЛГАН ҖИРДӘ

3 декабрь - Халыкара инвалидлар көне бездә ел саен декада рәвешендә уза һәм төрле чаралар белән билгеләп үтелә. Менә берничә ел инде район инвалидлар оешмасы үзенең иң актив әгъзаларын җыеп, табын корып бәйрәм үткәрә. Быел да бу традицияне бозмадылар - 7 декабрьдә "Йолдызлык" кафесында физик мөмкинлекләре чикләнгән әлкилеләр җыелды.

Ләкин әлеге чара башка еллардагысыннан бераз аерыла иде: бәйрәмгә авыр хәлдәге, арба белән генә хәрәкәтләнергә мәҗбүр инвалидлар, шул исәптән яшьләр дә килде. Аларны икенче каттагы залга арбалары белән күтәреп менгезделәр. Моны шулай ук инвалидлар - спорт белән шөгыльләнүче, район данын төрле республика ярышларында яклап килүче егетләр эшләде.

Чарага район үзәк хастаханә табибәсе, инвалидлар өчен бик тә кирәк булган табиблык комиссиясе рәисе Светлана Одушкина, Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Рәис Галләмов, социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Мария Платонова, ветераннар советы рәисе Фаиз Шакиров, ЗАГС бүлеге мөдире Рузалия Сафина да килгән иделәр. Инвалидлар оешмасы җитәкчесе Каюм ага Фәсахов алар белән таныштырып чыккач, күптән түгел Мәскәүдә үткән һәм эшендә үзе дә катнашкан инвалидларның бөтенроссия съезды, анда күтәрелгән мәсьәләләр хакында сөйләп үтте, үз оешмаларының эшчәнлегенә дә бәя бирде.

-Оешмабызда взнос түләп торучы 300 ләп кеше әгъза булып тора. Штаттагы хезмәткәрләребез юк иде, менә быел, ниһаять, эш алып бару өчен штат бирделәр. Без район администрациясе һәм төрле учреждениеләр ярдәменә таянып эшлибез, рәхмәт аларга. Проблемалар күп, аларны хәл итәргә тырышыбыз,-диде ул һәм оешма эчендә яшь инвалидлар ячейкасы булдырырга тәкъдим итте. Әлеге ячейкага Базарлы Матактан Ринат Ибраһимовны, Югары Әлморзадан Илсөяр Шәяхмәтованы, Каргадан Фәнис Низамовны сайлап куйдылар. Берочтан начар күрүчеләр ячейкасын булдырдылар - анда Любовь Ковалева белән Сергей Князьбеев эшләячәк.

Светлана Одушкина инвалидлык билгеләгәндә килеп туарга мөмкин сорауларга ачыклык кертте, тернәкләндерү чаралары һәм мөмкинлекләре турында сөйләде. Ә Сафина Рузалия Иске Камка авылында яшәүче Рамил һәм Брильянт Сафиннар гаиләсенә авырлыкларга бирешмичә яшәүләре, улларын үстерүләре, башкаларга үрнәк булганнары өчен бүләк тапшырды.

Галләмов Рәиснең дә бүләкләре бар икән - ул Сәхиева Данияне, Локманов Әвгатьне, Хәбибуллина Рәхиләне инвалидларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауда актив катнашканнары өчен Пенсия фонды идарәсенең Мактау грамотасы белән бүләкләде. Район башлыгы урынбасары Динар Хәкимов спортчы инвалидларыбыз һәм аларның тренерлары Петр Бравковка, Галимов Әнвәргә, Вәлиев Әнәскә, Фәхриев Илшатка яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең грамоталарын тапшырды.

Бәйрәмнең бик җылы, дусларча рухта үтүен дә әйтергә кирәк. Каюм аганың һәр кешегә табылган җылы сүзләре, Локманов Әвгатьнең, Кәтиев Әнвәрнең, Мәрдиев Шәһитнең, Һадиева Гөлсәриянең чыгышлары, район мәдәният йорты үзешчәннәре концерты, Айрат Хәйруллин фонды биргән бүләкләр - болар барысы да чараның рәсми булудан битәр күңелле дә, файдалы да узуына ярдәм итте. Моны бәйрәмгә килүчеләр үзләре дә билгеләп үттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев