Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

“Әлки мишәрләре” сәхнәдә ут чыгара

Чагыштырмача күптән түгел оешкан "Әлки мишәрләре" фольклор ансамбленә 18 кеше йөри. Алар мишәрләргә генә хас бию хәрәкәтләрен, биюле күмәк уеннарны өйрәнеп сәхнәләштерәләр. Тиздән ансамбль артистлары яңа сәхнә костюмнарына, чигүле читекләргә ия булачак. Шуның өстенә алар ике яңа бию өйрәнеп сәхнә өчен әзерләгәннәр. Аларны тамашачыга бию киемнәре әзер булгач күрсәтәчәкләр. "Әлки...

Чагыштырмача күптән түгел оешкан "Әлки мишәрләре" фольклор ансамбленә 18 кеше йөри.

Алар мишәрләргә генә хас бию хәрәкәтләрен, биюле күмәк уеннарны өйрәнеп сәхнәләштерәләр. Тиздән ансамбль артистлары яңа сәхнә костюмнарына, чигүле читекләргә ия булачак. Шуның өстенә алар ике яңа бию өйрәнеп сәхнә өчен әзерләгәннәр. Аларны тамашачыга бию киемнәре әзер булгач күрсәтәчәкләр. "Әлки мишәрләре"н Ринас Шиһапов белән Любовь Борисова җитәкли. Ринас ансамбль репертуарын баету белән бик теләп шөгыльләнә. Ул авылларга барып, мишәр биюләрен, уеннарын яздырып ала, җырларын туплый.

Фото www.google.ru сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев