Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлкилеләр изге суда коенды

    Үткән якшәмбедә һәм аңа каршы төндә районның байтак сулыкларында зур җанлылык хөкем сөрде. 19 гыйнварда бит православныйлар христиан календарендагы иң күренекле бәйрәмнәрнең берсе булган Крещениене билгеләп үтте. Бу көнне йөзгә якын кеше бәкеләрдә изгеләндерелгән суда коендылар. Базарлы Матак буасында хач формасында ясалган һәм коену өчен җиһазландырылган бәкедә суны изгеләндерү йоласын...

    Үткән якшәмбедә һәм аңа каршы төндә районның байтак сулыкларында зур җанлылык хөкем сөрде. 19 гыйнварда бит православныйлар христиан календарендагы иң күренекле бәйрәмнәрнең берсе булган Крещениене билгеләп үтте. Бу көнне йөзгә якын кеше бәкеләрдә изгеләндерелгән суда коендылар.


    Базарлы Матак буасында хач формасында ясалган һәм коену өчен җиһазландырылган бәкедә суны изгеләндерү йоласын якшәмбе иртәсендә протоиерей Андрей Зиньков башкарды. Ул җыелган халыкны Крещение бәйрәме белән тәбрикләде, илгә-көнгә иминлек, һәр кешегә сәламәтлек, җан тынычлыгы теләде.
    Быел Крещение зыкы суыклары белән килде! Бәйрәм көнне һава температурасы минус 20 градустан да түбәнрәк төште. Мондый салкында бәкегә чумучылар булырмы икән, дип шикләнгән дә иде кайберәүләр. Ходайга чын күңелдән ышану, ихтыяр көче әллә нинди авырлыкларны җиңәргә дә булыша шул. Изгеләндерелгән бәкедә коенучылар да байтак булды.
    Беренчеләрдән булып бозлы суга Александр Леонтьев керде. Өч тапкыр чумып чыкканнан соң сөлге белән сөртенә-сөртенә ул:
    -Әйбәт!-дип куйды. -Күңелдәге хисләрне тасвирлап бетереп булмый хәтта. Башта салкын су куырып алгандай була, билгеле. Аннан тәнең кинәт җылынып китә. Әйтерсең лә эчтән ниндидер җылылык килә. Минем бер елны да коенмый калганым юк. Гаиләм, дусларым белән бик күптәннән коенабыз инде - егерме еллап бардыр. Хәзер бит бөтен шартлар тудырылган - кешеләрне сулыкка автобус алып килә, бәке алдан ук әйбәтләп ясала. Элегрәк без үзебез бәке ясап суга чума идек тә өйгә йөгерә идек.
    Леонтьевларның уллары Роман да әтисе белән Крещение бәкесендә коенырга ияләнгән. Хәзер ул Россия Эчке эшләр министрлыгының Саратов хәрби институтында укыта.
    -Роман төнлә үк Идел елгасында ясалган иорданьда коенган инде, безгә шылтыратып әйтте,-диләр әти-әнисе.
    Базарлы Матак мәктәбе укытучысы Татьяна Балакирева кызы Лариса һәм улы Николай белән изгеләндерелгән бәкегә чумып чыктылар.
    -Мин үзем дә, балаларым да һәр елны Крещениеда коенабыз. Былтыр Лариса әзрәк авырып та тора иде, әмма барыбер коенды. Ышанасызмы, шуннан соң тиз арада савыгып та китте. Без әле моның белән генә чикләнмибез, өч көн буена иордань-бәкегә чумачакбыз,-ди Татьяна.
    Валентина Пономарева белән Людмила Бухараева да бозлы судан чыккач шатлык хисләрен уртаклаштылар:
    -Белсәгез иде: шулкадәр рәхәт! Күңелең яктырып, җиңеләеп китәсең. Чын-чынлап чистарыну, сафлану халәте кичерәсең.
    Крещение коенулары өчен алдан ук әзерлек чаралары күрелде. Кешеләрне бирегә чиркәү яныннан махсус автобус алып килде. Коенганнан соң автобуска кереп җылыну, кайнар чәй эчү мөмкинлеге тудырылды. Ә бәке янында коткаручылар, полицейский, "ашыгыч ярдәм" машинасы кизү торды.
    -Кешеләр хәвефсезлеге өчен бозның калынлыгы ким дигәндә 40 сантиметр булырга тиеш. Монда боз аннан калынрак та, -диләр район янгын сагы горнизоны начальнигы Вячеслав Шалдымов һәм коткаручы Виктор Родионов. -Бүген барлык сулыкларда да безнең хезмәткәрләр дежурлык итә. Без теләсә нинди ситуациядә кешеләргә ярдәмгә килергә әзер.
    "Ашыгыч ярдәм" машинасы белән кизү торучы медик Ирина Чебукова үзе дә узган елларда Крещение бәкесендә байтак коенган икән.
    -Беләсезме, кешедәге эчке инану, Ходайга таяну ярдәм итәдер: иорданьда коенудан салкын тидереп хастаханәгә мөрәҗәгать итүчеләр булганы юк. Моны медицина нигезендә дә аңлатырга була: кеше организмы салкын судан көчле стресс кичерә, ә бу иммунитетны көчәйтеп җибәрә. Билгеле, кайбер авыруларга, әйтик, йөрәге чирлеләргә бозлы бәкедә коенырга киңәш ителми.
    Ирина бәкегә чумучыларга киңәшләрен бирә, судан чыккач ук аларны җылы автобуска озата.
    Бозлы иорданьга чумарга ук җөрьәт итмәүчеләр изгеләндерелгән су белән бит-кулларын юдылар, савытларга тутырып суны өйләренә алдылар. Әлеге су ел буена үзенең көчен югалтмый дип санала. Аны ризыкка кушарга, шулай ук өйгә бөркергә була.
    Андрей атакай бу көнне шулай ук Хурада, Югары Колчурино, Чуаш Борнае авылларында әзерләнгән бәкеләрдәге суны изгеләндерде, коенучыларга фатиха бирде. Ул Юхмачыда төзелә торган чиркәүдә бәйрәм службасы үткәрде, әлеге авылдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында булып, анда тәрбияләнүче православныйларны бәйрәм белән тәбрикләде.


    Чуаш Шәпкәсе авылындагы Изге чишмәдә исә 18 гыйнварда төнге 12 дә суны изгеләндерү йоласы үткәрелде. Биредә дә изге иорданьда коенучылар күп булды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: