Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Әсхәт Хисмәтовның юбилей кичәләре

25 гыйнварда районда якташыбыз, Татарстан Республикасының халык артисты Әсхәт Хисмәтовның юбилей кичәләре узачак.

Бу көнне Г.Камал театры актерлары Ә.Хисмәтовның туган авылы Түбән Әлкидә һәм район үзәгендә Илгиз Зәйниев әсәре буенча куелган "Мәхәббәт турында сөйләшик" спектаклен күрсәтәчәк. Спектакль Түбән Әлкидә 14.00 сәгатьтә (түләүсез), Базарлы Матакта 19.00 сәгатьтә (билет бәясе 150 сум) башлана. Тамашаларга рәхим итегез, дуслар!

Алдан язылу башлана
1 февральдән 2012 елның икенче яртыеллыгы өчен "Татмедиа" ААҖ газеталарына һәм журналларына алдан язылу башлана.
Алдан язылу мөмкинлегеннән файдаланып калырга тырышыгыз: барлык басмаларга язылу 2012 елның беренче яртыеллыгы бәяләреннән булачак.

Район советы утырышы була
23 гыйнварда муниципаль район советының унберенче утырышы була.
Утырышта күп балалы гаиләләргә индивидуаль торак төзү һәм шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен район территориясендә җир участоклары бүлеп бирү тәртибе турындагы мәсьәлә каралачак. Көн тәртибенә бүтән мәсьәләләр дә кертелгән. Утырыш район мәдәният йортында сәгать 10 да башлана.

Волостновлар ярдәме
Иганәчеләр Геннадий һәм Валерий Волостновлар Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортына даими төстә матди ярдәм күрсәтәләр.
Алар интернатның ярдәмче хуҗалыгы өчен печән, салам, бөртек һәм фураж китереп торалар, ягулык-майлау материаллары белән ярдәм итәләр, чүп-чар түгүдә һәм башка хуҗалык эшләрендә булышалар. Бу игелекле якташларыбыз интернатка дуңгыз балалары, мөгезле эре терлек алуда, ә кышкы чорда тирә-юньне кардан чистартуда ярдәм итәләр. "Геннадий Михайлович һәм Валерий Михайлович теләсә нинди гозеребезне үтәргә әзер торалар, мәрхәмәтлелекләре өчен зур рәхмәт аларга",-ди интернат җитәкчелеге.

Өлкәннәргә бушлай утын
Апак авыл җирлегендә яшәүче өлкәннәргә, инвалидларга Яңа Тумба урман хуҗалыгыннан утын итеп агач калдыклары китергәннәр.
Кар-бураннар башланганчы 19 кешегә дүртәр кубометр чамасы шундый ягулыкны бушлай китереп бушатканнар, тагын утызлап кеше исемлеккә язылган. Һава торышы җайлануга бу эш ахырына җиткереләчәк.

Йорт-җирләр теркәлә
Алпар авылы җирлеге советы җир участокларын һәм торак йортларны рәсмиләштерү буенча даими эш алып бара.
Ел башыннан алып биредәге 16 җир участогын һәм аларда урнашкан 16 йортны, хуҗалары биргән ышаныч кәгазенә таянып, теркәп куярга өлгергәннәр дә инде.

Өйләнгәнче үк өй салып куйган
Яшь белгечләрне һәм яшь гаиләләрне тораклы итү программасыннан файдаланган Акберов Илшат туган авылы Иске Камкада бик матур, иркен өй өлгерткән.
Фермер булып теркәлгән Илшат үз җирләрендә үсемлекчелек белән шөгыльләнә. Инде авылдашлары аның яңа өенә килен төшергәнен көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев