Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Фердинат Дәүләтшин әлкилеләрне 1 Май – Хезмәт бәйрәме белән котлады

1 Май - Хезмәт бәйрәме уңаеннан район башлыгы, муниципаль район советы рәисе Фердинат Дәүләтшин әлкилеләрне котлады. "Ямьле 1 Май - үзенчәлекле, авыл кешесенең күңеленә якын бәйрәм. Ул күңелләрдә матур җәйгә, мул уңышка, имин тормышка өмет уята, җир кешесен хезмәткә өнди. Бүген дә районыбыз басуларында эш кайный, игенчеләр туфрак эшкәртеп, җир...

1 Май - Хезмәт бәйрәме уңаеннан район башлыгы, муниципаль район советы рәисе Фердинат Дәүләтшин әлкилеләрне котлады.

"Ямьле 1 Май - үзенчәлекле, авыл кешесенең күңеленә якын бәйрәм. Ул күңелләрдә матур җәйгә, мул уңышка, имин тормышка өмет уята, җир кешесен хезмәткә өнди. Бүген дә районыбыз басуларында эш кайный, игенчеләр туфрак эшкәртеп, җир куенына орлык иңдерәләр, киләсе уңышка нигез салалар. Изге хезмәтләре нәтиҗәле булсын! Барлык әлкилеләрне хезмәт бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәм. Өмет-хыялларыбыз тормышка ашсын. Һәр гаиләгә иминлек, татулык, барча әлкилеләргә нык исәнлек, уңышлар телим,"-диелгән әлеге котлауда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев