Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Әлки районында бүген 25 ясалма орлыкландыру пункты эшләп килә

Авыл тормышы нык шәхси хуҗалык, йорт тулы терлек белән күркәм. Сыер асраган гаилә үзен сыйфатлы ризык белән тәэмин итеп кенә калмыйча, сөт тапшырып, азмы-күпме акча да эшли ала. Үткән елда шәхси сектордан хәзерләнгән сөт өчен халыкка 82 миллион сум акча түләнде! Аз түгел бит бу. Билгеле, үзеңә дә җиткерү, артканын...


Авыл тормышы нык шәхси хуҗалык, йорт тулы терлек белән күркәм. Сыер асраган гаилә үзен сыйфатлы ризык белән тәэмин итеп кенә калмыйча, сөт тапшырып, азмы-күпме акча да эшли ала. Үткән елда шәхси сектордан хәзерләнгән сөт өчен халыкка 82 миллион сум акча түләнде! Аз түгел бит бу.
Билгеле, үзеңә дә җиткерү, артканын сату өчен дә сыерың сөтле булырга тиеш. Бусы инде нәсел эше белән бәйле. Бездә бүген 25 ясалма орлыкландыру пункты эшләп килә һәм терлекләрне каплату буенча халыкка хезмәт күрсәтә. Бу ысул - нәсел яхшыртуның иң ышанычлы алымы. Район җитәкчелеге, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе шушы пунктларны булдыру һәм эшләрен җайга салу өчен зур тырышлык куйды. Билгеле, баштарак авыл халкы ясалма орлыкландыруга шикләнебрәк карады. Әмма хәзер инде шушы алымның чынлап та нәтиҗәле икәнлегенә хуҗалар ышанып бетеп килә, һәрхәлдә, шәхси секторда асралучы 3000 башка якын сыерларның күпчелеге ясалма орлыкландыру юлы белән каплатыла.
Ә бит бу алым беренче карашка гына яңа. Безнең районда шушы юнәлештә бай тәҗрибә тупланган иде. Әле 1973 елда ук районда ясалма орлыкландыру буенча хуҗалыкара берләшмә оештырылды. Аны Илдус Закиров җитәкләде. Ә менә "Заветы Ильича" колхозында технолог булып Рәхимулла Гатыйпов эшли башлады. Ул вакытта Югары Әлморза авылында зур терлекчелек комплексы эшли, 600 баштан артык сыер асрала иде. Рәхимулла Нурулла улы үз вазыйфасын 33 ел буе башкарды һәм искиткеч нәтиҗәләргә иреште. Фермада бер генә үгез булмаса да, ясалма орлыкландыру ысулы белән ул һәр 100 сыердан 110-116 бозау алуга ирешә иде.
Рәхимулла Гатыйповның осталыгы дәүләт тарафыннан югары бәяләнде: 1979 елда ул Бөтенсоюз халык хуҗалыгы күргәзмәсенең алтын, тагын ике елдан бронза медальләре белән бүләкләнде. Ә 1986 елда "За трудовую доблесть" медаленә ия булды. Совет чорында мондый югары бүләкләр юкка гына бирелми иде. Рәхимулла Гатыйпов районга Балтач, Кукмара якларыннан кайтарылган кара-чуар сыерлар белән эшләде.
Бүген инде Рәхимулла ага лаеклы ялда, яше дә 80 ягында. Әмма тынгысыз җанлы терлекче икәне әле дә күренеп тора: районда ясалма орлыкландыру, нәсел эшчәнлеге буенча киңәшмәләргә аны чакырмый калмыйлар. Һәм хезмәт ветераны һәрчак килә, бүгенге коллегаларына рәхәтләнеп орлыкландыру технологиясенең нечкәлекләрен өйрәтә, тәҗрибәсен яшьләргә тапшыра. Әле менә быел һөнәр училищесында оештырылган курсларда катнашты. Осталыгын бүген дә югалтмый Рәхимулла ага, юкка гына аны совет чорында райком секретаре булган Нәҗип Бакиров «профессор» дип атамый иде шул.
Рәхимулла ага белгәнен кызына да өйрәтте - Рамиләсе тирә-як авылларда яшәүчеләргә технолог хезмәте күрсәтә. Аны да инде халык үз итеп өлгерде. Чөнки Рамиләнең катлаулы очракларда киңәш сорарга әтисе янәшәсендә бит. Үзе дә тырыш кеше ул.
Шәхси сектор бүген нәсел сыйфатлары югары булган терлекләргә мохтаҗ. Ясалма орлыкландырып сыерларны каплату - ит-сөт җитештерүчеләр өчен иң арзан һәм иң нәтиҗәле юл. Райондашлар моны аңласын һәм тудырылган мөмкинлекләрдән файдалансын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев