Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Лидия Денисова: "Әлки җире ач үлемнән коткарды"

Киләсе елда без зур бәйрәм - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Шул уңайдан минем балачагы авыр сугыш елларына туры килгән ветеран укытучы Лидия Денисова хакында сөйлисем килә. Бу бәян Лидия Семеновнаның үз исеменнән булачак. Сугыш елы баласының язмышы һәм тормыш юлы гыйбрәтле дә, сокланырлык та… Әлки җире...


Киләсе елда без зур бәйрәм - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Шул уңайдан минем балачагы авыр сугыш елларына туры килгән ветеран укытучы Лидия Денисова хакында сөйлисем килә. Бу бәян Лидия Семеновнаның үз исеменнән булачак. Сугыш елы баласының язмышы һәм тормыш юлы гыйбрәтле дә, сокланырлык та…

Әлки җире ач үлемнән коткарды

1933 ел иде. Идел буеның күп төбәкләрендә икмәк уңмаган, ачлык хөкем сөрә. Безнең Золотов районы Түбән Банновка авылының байтак халкы да йорт-җирләрен ташлап, икмәкле урыннар эзләп китәләр. Хәтеремдә: әти белән әни йомраннар тотарга дип, олы апа ашарга яраклы үлән эзләп чыгып китәләр. Уртанчы апам ачлыктан хәлсезләнеп урын өстендә ята. Мин өй буйлап ашарга эзлим, елап, тешләп ападан ашарга сорыйм. Шул елның маенда әти үлеп китте. Миңа өч яшь тулып килә иде. Әнинең кулында өч кыз, дүртенчесе туарга тора. Нишләргә? Әнигә балаларын шәһәрдә базарда калдырырга яисә приютка тапшырырга киңәш итүчеләр дә була. "Юк, үлсәк, бергә үләрбез",-ди әни.

Авылда пристань бар иде. Кайберәүләр пароходка утырып Идел буйлап түбән төшеп китәләр, ә әни Иделдән югарыга таба барырга карар кыла. Пароходта Татарстанга килеп төштек. Ягулыкка дип килгән Абдулла атлы ир-ат безне Иске Тахталага алып кайтты. Авыл хатыннары безне жәлләп өйләренә алып кайттылар, ашаттылар, ипи бирделәр. Икенче көнне Абдулла безне Йолдызга илтте. Шунда әни дүртенче баласын тапты. Без Юхмачыга күчеп килдек, игелекле бәндәләр фатирга керттеләр. Әни сыер савучы булып эшли башлады, ферма янында өй бирделәр. Биредә инде без ач булмадык, дуңгызлар асрадык, әни хезмәт көненә ипи ала иде.

Мин кечкенәдән җырларга, биергә яраттым, мәктәптә яхшы укыдым. Ике тапкыр район үзәгенә олимпиадага җибәрделәр, икесендә дә бүләккә күлмәклек материал бирделәр. Алардан теккән күлмәкләрне башта апам Лена, аннан соң мин кидем.

"Икмәк фронтка кирәк, кызым"

Сугыш башланды. Әле балалар булсак та, без инде өлкәннәр белән беррәттән колхозда эшләдек. 1941 елның көзендә басуда башак җыйдык. Иң күп җыючыга бер кап шырпы бирәләр иде. Эшләп алган шырпы кабын зур шатлык һәм горурлык белән әнигә алып кайтып бирүем һаман истә. Мәктәптә дә тырышып укыдык. Бишенче классны тәмамлагач, мине Мактау грамотасы һәм калын дәфтәр белән бүләкләделәр. Яхшы укыган өчен моннан да зур бүләкнең булуы мөмкин түгел, чөнки дәфтәрләр юк иде. Язу карасы да юк, аны кем корымнан, кем эт шомырты дип аталучы җиләктән ясады.

Кышын, дәресләр тәмамлангач, Чирмешән аша урманга утынга китәбез. Утынны кисәбез, мич ягабыз. Шуннан соң гына дәрес әзерләргә утырабыз. Тора-бара безне колхозда катлаулырак эшләргә җәлеп итә башладылар. Зуррак кызлар басуда эшли, ә без Маша апа Кузьмина житәкчелегендә кыяр, помидор, кәбестә, кишер үстерәбез. Кырда эшләүчеләргә оннан кесәл пешерәләр, калганын кашыклап безгә бүләләр. Өч-дүрт кашык шул онны кушып әни кичен үлән ашы пешерә. Сугыш елларында мин бер генә кисәк тә ипи ашамадым. Колхозда үстергән ашлыктан он тарттырып фронтка озаталар иде.

Ә берсендә мин бодайдан ботка пешереп тә ашый ала идем, әмма намусым кушмады. Ул болай булды. Таганкада кичке аш пешерү өчен йомычка җыю минем вазыйфа иде. Өйләр тирәсеннән чыбык-чабыкларны җыйгач, мин глубинкага (ашлык тапшыру пункты) да барып килергә булдым. Бинаның астына үрмәләп керсәм, анда гәрәбәдәй бодай! Бөртек идән ярыгыннан коелган булса кирәк. Йомычка турында онытып, мин завхоз Гриша абый Кузьмин янына йөгердем, нәрсә күргәнемне әйттем. Ә ул сорый:

-Кызым, ә син үзеңә алмадыңмы соң?-ди.

-Юк, Гриша абый. Менә минем өстемдә сарафан, ә аның кесәсе юк,-дидем мин аңа туры карап.

Кичен бу хакта сөйләгәч, әни мактады:

-Дөрес эшләгәнсең, икмәк фронтка кирәк,-диде.

Апа гына:

-Җүләр син, бер боткалык кына аласың калган,-дип үпкәләде.

Татар халкына рәхмәтем зур

1946 елда мин 7 сыйныфны тәмамладым. Аннан соң Куйбышев педагогия училищесында укыдым. Мәгариф министрлыгы юлламасы буенча балалар йортында тәрбияче булып эшләдем. Апак, Покровка авылларында башлангыч сыйныфларны укыттым. Югары белем алу теләгем зур иде, Казан дәүләт университетына кердем. Аннан диплом алып чыккач, Юхмачы урта мәктәбенә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы, директор урынбасары итеп билгеләделәр. Мин шунда укытып лаеклы ялга чыктым, пенсиядә дә әле биш ел эшләдем.

Гомерем буе намус белән хезмәт итәргә тырыштым. Эшемне бәяләделәр дә. Мактау грамоталарым бик күп, хезмәт ветераны, Бөек Ватан сугышы ветераны исемнәрем, халык мәгарифе отличнигы значогым бар. Медальләремне тагып йөрмим, никтер оялам. Төп эшемнән тыш, мин гомер буе җәмәгать эшләре башкардым. Бик күп еллар партия оешмасын җитәкләдем, төрле комиссияләр рәисләре, пропагандист, агитатор булдым.

Минем язмышымда татар халкы зур роль уйнады. Безне ач үлемнән коткарган Абдулладан башлап, күпме татарларның игелеген күрергә туры килде. Гомергә татарлар белән аралашып, туганнардай дус һәм тату яшәдек, бергә эшләдек. Габдулла Тукай сүзләре белән әйтсәң, татар белән "гомер кичердек сайрашып, тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып…"

Сигез ел инде мин улым гаиләсендә Тольяттида яшим. Миңа 83 яшь. Шөкер, балаларым бик хөрмәтли. Әмма Татарстанны, андагы барлык танышларымны бик сагынам. Күпләр белән элемтәдә торам. Еллар сизелми дә үтә икән. Әмма гомер бушка узмаган. Ә бу үзе бәхет һәм горурлык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев