Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Хезмәтен хөрмәтләп

    Халык сәламәтлеген саклау эшендәге казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен районыбызның Яңа Салман табиблык амбулаториясе гомуми практика табибы Кәтиев Әнвәр Мөгамбәр улына "Татарстан Республикасының атказанган табибы" дигән мактаулы исем бирелде.

    Казанда якташыбыз күргәзмәсе уза
    Карамалы авылында туып-үскән якташыбыз, бүген Чистай шәһәрендә яшәүче рәссам Радик Минһаҗевның Казанда төрле чорларда иҗат ителгән картиналары күргәзмәсе бара.
    Радик Вакыйф улы - Татарстан рәссамнар берлеге әгъзасы. Ул иҗат иткән картиналарны Татарстан Президенты Аппараты да сатып алган. Аның күп кенә рәсемнәрендә Әлки табигате, районыбызда яшәгән кешеләр сурәтләнә. Күргәзмә сентябрь ахырына кадәр эшли. Аның ачылу тантанасында танылган рәссамнар, җәмәгать эшлеклеләре һәм районыбыздан делегация дә катнашты. Радик Минһаҗевның үзенә генә хас рәсем төшерү осталыгы, картиналар темаларының эчкерсезлеге иҗат әһелләре тарафыннан югары бәяләнде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: