Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Хезмәтләрен олыладылар

Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә язгы чакырылыш районда уңышлы тәмамланды.

Шул уңайдан Татарстан Хәрби комиссариатының район бүлеге начальнигы Виктор Лаврентьев, фельдшеры Рамилә Шәмәрданова муниципаль район башлыгының Мактау грамотасы, Россия Эчке эшләр министрлыгының район бүлеге начальнигы Сергей Ерыганов, район үзәк хастаханәсе баш табибы Әнәс Яруллин район башкарма комитеты җитәкчесенең Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

Мәктәпләренә ярдәм иткәннәр
Татарстан Президенты тәкъдиме белән башланган "Үз мәктәбеңә ярдәм ит" акциясенә әлкилеләр дә кушылды.
Акция башланганнан бирле район мәктәпләренә элеккеге укучыларыннан 438 мең сум акча килгән. Моннан тыш үзләре белем алган уку йортларына төзелеш эшләрендә, җиһазлар сатып алуда булышырга теләүчеләр табылган. Мәсәлән, Иске Чаллы авылында туып үскән, бүген Казандагы төзелеш оешмасын җитәкләүче Фәрит Шамил улы Гатин үз мәктәбенә 100 мең сум акча биргән.
Белем биреп, олы тормыш юлына чыгарган мәктәбеңә булышу - мәртәбәле һәм изге гамәл.

Фельдшер-акушерлык пунктлары төзекләнә
Быел район авылларындагы фельдшер-акушерлык пунктларының 7се ремонтлана.
Ремонт эшләрен "Строитель и К" оешмасы башкара. Төзүчеләр Үргәгар, Яңа Чаллы, Карамалы, Иске Камка авыллары пунктларының иске тәрәзәләрен салкын һәм тавыш үткәрми торган пластик тәрәзәләргә алыштырдылар. Биналар эчендә буяу-агарту, ишекләрне алыштыру кебек эшләр башкарыла. Чиратта - Каракүл һәм Югары Кәчи авылларындагы ФАПлар. Ә Чуаш Шәпкәсендәге пунктның түбәсе яңадан ябыла.

Бер атнада дүртәү булганнар
Район үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә атна эчендә 4 сабый дөньяга килгән, кызлар-малайлар саны тигез.
Балаларның берсе - әти-әнисенә беренче сабый, икесе - гаиләләрендә икенче бала. Ә Базарлы Матакта яшәүче Әхмәтҗанова Алия өченчегә кыз тапкан. Әниләр һәм бәбиләр сәламәт булсын.

Чемпионат дәвам итә
Футбол буенча район чемпионатында катнашучы командалар ике төркемгә бүленеп көч сынаша.
"А" төркемендә 19 очко җыеп, "Ротор" командасы (Чуаш Кичүе һәм Борискино авыллары) беренче урында бара. 18әр очко белән балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе командасы һәм "Чирмешән" командасы (Иске Камка һәм Иске Чаллы) икенче урында.
"Б" төркемендә "Актай" командасы лидер, ул 21 очко җыеп, үзеннән соң килгән командалардан шактый алда. "Батыр" (Алпар һәм Үргәгар авыллары) командасы исәбендә 15 очко. Командаларның киләсе уеннары 26 июльдә узачак. Ярышлар 18 сәгатьтә башлана.

Юлларда - хәвеф
Ярты елда район юлларында 9 транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 1 кеше үлгән, 12 кеше зыян күргән. Соңгыларның өчесе - балалар.
21 июньдә район территориясендә тагын бер аяныч хәл булган иде: Әлмәттә яшәүче Павел Максифуллин идарә иткән "Рено Логан" автомобиле руль артында Ульяновск өлкәсеннән Александр Макаров булган "ВАЗ-21063" машинасы белән бәрелә. Нәтиҗәдә 6 кеше зыян күрә, балигъ булмаган 1 бала тән җәрәхәтләре ала, ә 5 айлык сабый һәлак була. Балаларның икесен дә машинага махсус креслоларсыз утыртканнар.
Әлеге фаҗига уңаеннан районда 22 июльдән 22 августка чаклы "Бала - иң мөһим пассажир" дигән операция үткәрелә.

Яңа ешлыкка күчәләр
Юхмачы авылы тирәсендә яшәүчеләр "ТНВ-Татарстан" телеканалын яңа ешлыкта кабул итә башлыйлар.
Моңарчы әлеге каналны 26 ешлыгында карап булса, хәзер аны 49 ешлыгыннан эзләргә кирәк. Телевизорларны яңа ешлыкка 23 июльдән 15 августка чаклы күчерергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев