Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

“IТ-чемпион”ны Югары Колчурино мәктәбе әйди

"IТ-чемпион" республика конкурсының икенче этабында да районыбыз укучылары актив катнаша. Быелның 15 мартында башланган әлеге бәйге "Иң актив укучы" һәм "Иң актив мәктәп" номинацияләре буенча уза. Мәгълүм булганча, конкурста катнашучы мәктәп балалары олыларга республиканың дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында Шәхси кабинетларын теркәргә һәм аның аша төрле түләүләр башкарырга ярдәм итәләр....

"IТ-чемпион" республика конкурсының икенче этабында да районыбыз укучылары актив катнаша.


Быелның 15 мартында башланган әлеге бәйге "Иң актив укучы" һәм "Иң актив мәктәп" номинацияләре буенча уза. Мәгълүм булганча, конкурста катнашучы мәктәп балалары олыларга республиканың дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында Шәхси кабинетларын теркәргә һәм аның аша төрле түләүләр башкарырга ярдәм итәләр. Олылар порталдагы Шәхси кабинетларына әлеге укучының логинын кертәләр. Шул рәвешле укучыга баллар теркәлә. 25 майда төгәлләнгән беренче этапта районыбызның өч укучысы җиңүчеләр булганнар иде. Каникул вакытында да укучылар бәйге турында онытмыйлар. "Иң актив мәктәп" исемен әлегә районыбызның өч уку йорты даулый. Югары Колчурино мәктәбе, 933 балл туплап, беренче урында бара. Икенче урында - 804 балл белән Яңа Салман мәктәбе. Хузангай мәктәбе укучылары 229 балл җыйганнар.

фото www.chelnyltd.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев