Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • “Хузангай” да чүпне акчага әйләндерәләр

    Быел кыш "Хузангай" кооперативына газ өчен счет-фактуралар бермә-бер кимрәк килә башлады. Хуҗалык производство биналарын көнбагыш кабыгы ягып җылыта торган казанны эшләтүгә күчте. Нәтиҗәдә берничә цех һәм әзер продукция саклау склады - гомуми мәйданы 300 квадрат метрдан арткан бина чүпкә ташланырга тиешле көнбагыш кабыгы ягылган казаннан җылылык ала. Без бу яңалыкны...

    Быел кыш "Хузангай" кооперативына газ өчен счет-фактуралар бермә-бер кимрәк килә башлады. Хуҗалык производство биналарын көнбагыш кабыгы ягып җылыта торган казанны эшләтүгә күчте. Нәтиҗәдә берничә цех һәм әзер продукция саклау склады - гомуми мәйданы 300 квадрат метрдан арткан бина чүпкә ташланырга тиешле көнбагыш кабыгы ягылган казаннан җылылык ала. Без бу яңалыкны урынга барып өйрәнеп кайттык.

    Монда Россиянең иң яхшы продукциясе җитештерелә

    "Хузангай" кооперативының 20 мең 700 гектар сөрү җире бар. Былтыр шуның 2900 гектарында көнбагыш үстерделәр. Көнбагыштан гаять зур уңыш алынды. Ул һәр гектардан уртача 27 шәр центнер тәшкил итә. Тулаем уңыш исә 7 мең тоннадан артып китә. Хәзер көнбагыш чистартып, киптереп хуҗалык складларына саклауга куелган. Шулкадәр уңышны ничек эшкәртәселәрен дә хузангайлылар алдан кайгыртканнар. Алар Краснодарда эшләнгән ике көнбагыш мае сыгу линиясе сатып алганнар. Боларның һәркайсы тәүлеккә 8 тонна май җитештерергә сәләтле.

    Бүген әлеге линияләрнең икесе дә тәүлек әйләнәсе эшли. Ике сменага 16 тонна югары сыйфатлы сыек май җитештерелә. Бу җиһазлар һәм өстәмә төзелгән биналар өчен 20 миллион сум акча тотылган.

    "Хузангай" бүген югары сыйфатлы сыек майны күпләп җитештерүче эре предприятие. Аларның "Родной край" атамалы көнбагыш мае "Россиянең иң яхшы продукциясе" исемен алды. Хуҗалыкта җитештерелгән, ярдырылган борчак һәм тары ярмасы да сыек май белән беррәттән әлеге дәрәҗәле исемгә лаек булды.

    Әле Яңа ел алдыннан гына Татарстан Министрлар Кабинетында республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов "Хузангай" кооперативы рәисе Евгений Чугуновка шул өч төрле продукциягә "Россиянең иң яхшы товары" лицензияләрен тапшыра.

    Газ ягудан туктарга җыеналар

    Сүзебез энергияне янга калдыру турында иде бит. Төгәлрәге, табигый газ урынына көнбагыш кабыгы ягып энергия бирә торган казаннан файдалануны өйрәнү хакында. Ул казанны эшләтү өчен хәйран гына көнбагыш кабыгы кирәк. Әлеге мал исә "Хузангай"да чынлап та бик күп. Әнә шул ике май сыгу линиясе тәүлеккә 16 шар тонна май эшләсен өчен 35-40 тонна чимал (көнбагыш) файдаланыла. Көнбагыш май сыгу цехларына кабыгыннан арындырылып озатыла. Менә шул тышча транспортер аша казанга китә дә инде.

    Әлеге казанны сатып алуга кооператив рәисен берничә сәбәп этәргән. Бердән, әлеге производство объектларын җылыту өчен (300 квадрат метр гына булсалар да, алар хәйран биек бит) кышкы айларда газ өчен 25-30 ар мең сум акча түлисе була.

    Икенче яктан, бу хәтле көнбагыш тышчасын кая куярга? Район үзәгендәге каты көнкүреш калдыклары полигонына ташый башласаң, күпме транспорт чыгымы китә. Әле машина-машина чүп китерә башласаң, аның өчен ТБО га да түлисе. Якын-тирәгә чыгарып түгә башласаң, экология полициясеннән штрафларны көт тә тор.

    Хуҗалык җитәкчесе кабыкны энергиягә әйләндерү казаны эзли башлый. Ульяновск өлкәсенең бер хуҗалыгына барып, шундый казанның ничек эшләвен күреп кайта Евгений Чугунов. Озакка сузмыйча, Воронеждан 2 миллион 500 мең сумга шул казанны сатып алып кайтып урнаштыралар да.

    Бу казан биналарны җылылык белән тәэмин итеп кенә калмый, карабодайны, шул ук көнбагышны кабыгыннан арындыру өчен пар да бирә. Моның өчен пар булдыруга да бит элек күпме электр энергиясе тотыла иде.

    Мае - чанга, кабыгы - котельняга

    Евгений Чугунов мине башта чүп ягып җылытылган бинада хезмәтнең барышы белән таныштырды. Хәзер монда көнбагыштан май сыгу линиясендәге эшләр күпкә уңышлырак оештырылган. Кул хезмәте бермә-бер кимегән. Әйтик, көнбагыш башта кабыгыннан арындыру өчен казаннарда парлана. Аннан чүбе бер якка китә, ә төше вакланып он хәленә китерелә. Әлеге он да 120 градуслы казанда җылытыла икән. Монысы көнбагыштан май күбрәк алынсын өчен эшләнә. Әйтик, былтыр монда иске май сыгу җайланмасы чималны кабыгы белән бергә эшкәрткәндә түбендә 13-14 процент май калса, хәзер ул 7,5-8 проценттан артмый. 100 килограмм чималдан 42 килограмм май чыкса, 10 килосы энергия бирә торган кабык, 48 килосы исә түп була. Көнбагышның түбенә сорау, маена булган кебек үк, бик зур. Бүген Марий-Элдагы "Звениговский" совхозына (ә анда 160 мең баш дуңгыз асрала) комбиазык җитештерүгә кирәк булган кадәр түп озата башлаганнар. Бу һәр көнне 16-18 тонна көнбагыш түбе "җитештерелә" дигән сүз. Түпне алардан килосын 11 сумнан сатып алалар. Ә сыек майны хуҗалык литрын 25 сумнан сата. Хәзер "Хузангай" маен каян гына килеп алмыйлар - Екатеринбургтан, Чабаксардан, Свердлов өлкәсеннән... Бүген аларның казаннарында сату өчен 250 тонна сыек майлары бар. Янәшәдә 1 мең тонна сыешлы казан ясалып бетеп килә.

    - Майның бит җитештерелгәне сатылып бара. Нигә тагын шундый зур чан төзергә булдыгыз? -дип кызыксынам җитәкчедән.

    -Бүген майга бәя түбәнрәк. Ә яз, җәй айларында аның бәһасе күпкә арта. Өстәмә казан продукцияне аның бәясе күтәрелә төшкәнче саклау өчен кирәк безгә, -ди Евгений Михайлович.

    Без шулай ук әзер майны шешәләргә тутыру линиясен, ярмалар ярдыру, аларны капларга фасовкалау цехларын карадык. Биредә кызлар яктыда, җылыда рәхәтләнеп эшлиләр.

    Көнбагыш тышчасы җылыта һәм пар ясый

    Һәм менә хуҗалыкка һәр айда дистәләгән мең сумнарны экономияләргә мөмкинлек биргән котельняга килеп кердек. Әлеге җылылык казаны күләме буенча газныкыннан шактый зуррак. Аның өстендә зур гына савытта ягулык буларак файдаланыла торган көнбагыш кабыгы. Ул акрынлап казанга коела, ә анда янып энергиягә әйләнә һәм пар ясауга китә. Пар торбалар аша цехларга бара, ә бер өлеше переобразователь аша кайнар суга әйләнеп, торбалар буенча бинаны җылытуга "юнәлә".

    Әлеге казанда карабодай кабыгы да яндырыла икән. Шунысы кызык, карабодай кабыгыннан энергия көнбагышныкына караганда ике тапкыр диярлек артыграк чыга.

    Котельня җиһазларына сменада бер кеше хезмәт күрсәтә. Без булганда кочегар Александр Смирнов иде. Ул бүлмәдәге приборларны даими күзәтеп тора. Котельня чиста, бернинди ят ис юк. Газ белән эшли диярсең.

    "Хузангай" җитәкчеләре энергияне янга калдыруның отышлылыгын бик тиз сизеп алалар. Быел җәйдән үк әлеге казан аша (ә аның егәрлеге җитәрлек) кооперативның идарә бинасы, ашханәсе җылылык алачак. Аннан инде гаражларга җылы җибәрү турында да уйланырга була. Быелдан ук "Хузангай"да көнбагыш чәчү мәйданын да 4 мең гектарга кадәр арттырып, тулаем уңыш алуны 10 мең тоннага чаклы җиткерергә ниятләре. Ул чакта май сыгу линиясенә чимал ел буе туктаусыз эшләргә җитәчәк.

    Быел биредә тагын бер зур яңалык көтелә - сыек майны рафинадлаштырып сата башлаячаклар. Моның өчен яңа бина корыла, җиһазларына заявкалар бирелгән. Рафинадланган үсемлек маенда файдалы матдәләр азрак, билгеле. Әмма хуҗабикәләрнең бик азы гына чын көнбагыш маен файдалана, күпчелеге рафинадланганын сатып ала. Майонез ясау комбинатлары да шундый май сорый. Рафинадланган майга ихтыяҗ шулай зур икән, нигә җитештермәскә…

    "Хузангай" кооперативында энергия саклагыч җылылык казаннарына күчеп, газ ягуны киметүдән ай саен 100 мең сумга чаклы акчаны янга калдырырга исәпләре. Ә бу җитди планнарның ышанычлы башлангычларын без үз күзебез белән күреп кайттык.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: