Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Яңа линияләр эшли

"Хузангай" кооперативында ярма тарттыру һәм аларны фасовкалау өчен сатып алынган ике яңа линия эшли башлады.

Биредә смена саен, культурасына карап, төрле күләмдә продукция җитештерелә. Мәсәлән, борчак - 3-4 тонна, бодай ярмасы - 2 тонна, тары - 1 тонна. Һәр сменада өчәр кеше эшли. Фасовкалау линиясе минут саен 14 төргәк ярма чыгара, анда шулай ук 2 кеше эшли. Биредә көнбагыш мае да җитештерелә - смена саен 1 әр тонна хуш исле, файдалы май сыгалар.

ЗАГС бүлеге хәбәр итә
Гыйнвар аенда районда 18 бала дөньяга килде, 5 гаилә төзелде.
Тик шунысы көенечле: елның беренче аенда 30 кешенең гомере өзелде.

Балаларны яклау турында сөйләштеләр
"Кайгырту" социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә балаларга карата көч куллануны булдырмауга багышланган семинар үтте.
Әлеге чарада үзәк белгечләре, табиб-валеолог, балигъ булмаганнар белән эшләү инспекторы катнашты, балалары ведомствоара исәптә торучы ата-аналар чакырылды. Семинарда алкогольнең зарары, наркомания һәм СПИД кебек куркыныч чирләрне профилактикалау хакында җитди сөйләшү булды, лекцияләр укылды. Шулай ук хатын-кызлар арасындагы эчүчелек турында "Сигезенче март" дигән фильм күрсәтелде.

Ышаныч телефоны - 8-800-2000-122
Мәгълүм булганча, Россиядә балалар, үсмерләр һәм аларның әти-әниләре өчен бердәм ышаныч телефоны эшли.
Әлеге гомумроссия ышаныч телефоны гаилә институтын ныгыту, балаларга карата рәхимсез мөнәсәбәткә, аларны җәберләүләргә каршы тору, авыр тормыш ситуациясенә юлыккан сабыйларга һәм үсмерләргә ярдәм итү максатында булдырылды. Балалар ышаныч телефонының бердәм номеры: 8-800-2000-122.
Шулай РКПБның кризиста медицина-психология ярдәме ышаныч телефонына - 8 (843) 279-55-80 - шылтыратырга була. Бу телефоннар тәүлек әйләнәсе эшли, аларга шылтырату бушлай һәм аноним.

Файдаланып калыгыз
1 февральдән 2012 елның икенче яртыеллыгы өчен "Татмедиа" ААҖ газеталарына һәм журналларына алдан язылу башланды.
Бу чорда барлык басмаларга 2012 елның беренче яртыеллыгы бәяләреннән язылырга була.

Чума турында мәгълүмат бирәләр
Район ветеринария берләшмәсе белгечләре дуңгызларга янаучы куркыныч африка чумасы турында аңлату эшләре алып баралар.
Алар дуңгызлар күпләп асрала торган авылларның гражданнар җыеннарында катнашып, документаль фильм күрсәтәләр һәм әлеге мәсьәлә буенча аңлатма бирәләр.

Машина йөртү хыялы
30 гыйнварда район оборона-спорт техник оешмасында машина йөртергә өйрәнергә теләүчеләрнең яңа төркемнәре шөгыльләнә башлады.
"В" категорияле таныклык алырга теләүчеләр - утыз кеше, тагын 16 әлкиле "С" категориясенә укып йөри.

Профсоюз юлламасы белән
Декабрьдә агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре профсоюзы ике кешене юллама белән ял йортына җибәргән.
"Хузангай" кооперативы һәм "ПМК-Мелиорация" җәмгыяте механизаторлары данлыклы "Бәкер" шифаханәсендә сәламәтлекләрен ныгытып кайттылар.

Дуңгызлар табыш китерә
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга терлек сатып алуда үткән елда дәүләт зур ярдәм күрсәтте.
Шуннан файдаланып, Борискино авыл җирлегендә яшәүчеләр 19 баш ана дуңгыз сатып алганнар (терлекнең ярты бәясен дәүләт субсидияли). Дуңгызлар барысы да исән, хуҗаларын үрчем биреп һәм табыш китереп сөендерәләр.

Йөз баш каз үстереп сатканнар
Иске Әнҗерә мәктәбендә бюджеттан тыш эшчәнлек игътибар үзәгендә.
Үткән җәйдә 2000 пар мунча себеркесе хәзерләгәннәр, 100 баш каз бәбкәсе алып үстергәннәр. Аларны сатудан кергән акча мәктәп кирәгенә тотылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев