Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Республикада "Наркотикларсыз тормыш" акциясе старт алды

фото donbass-info.com сайтыннан 20 майдан республикада "Наркотикларсыз тормыш" акциясе старт алды. Ул 26 июнь - Халыкара наркотикларга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне уңаеннан оештырыла. Төрле службаларның уртак көче белән үткәрелүче әлеге айлыкка прокуратура җитәкчелек итә. "Наркотикларсыз тормыш" мәгълүмати-профилактика айлыгы республикада инде икенче тапкыр уздырыла. Районыбызда әлеге акцияне үткәрү...

фото donbass-info.com сайтыннан
20 майдан республикада "Наркотикларсыз тормыш" акциясе старт алды.
Ул 26 июнь - Халыкара наркотикларга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне уңаеннан оештырыла. Төрле службаларның уртак көче белән үткәрелүче әлеге айлыкка прокуратура җитәкчелек итә. "Наркотикларсыз тормыш" мәгълүмати-профилактика айлыгы республикада инде икенче тапкыр уздырыла. Районыбызда әлеге акцияне үткәрү буенча махсус план эшләнде, социаль хезмәтләргә һәм хокук саклау органнарына конкрет бурычлар билгеләнде. Айлык барышында төрле профилактика чаралары үткәрү күздә тотыла.
Хөрмәтле райондашлар! Наркотиклар куллану, сату-алу белән бәйле җинаятьләр хакында белсәгез, менә бу "кайнар линия" телефоннарына шылтыратып хәбәр итсәгез иде:
21-7-56 (район советының гомуми бүлеге), 21-6-78 (социаль хезмәт күрсәтү үзәге), 20-7-38 (прокуратура).
Шулай ук ата-аналар һәм балалар өчен бердәм гомумроссия ышаныч телефонына тәүлек әйләнәсе шылтырата аласыз: 8-800-200-01-22.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


{mp3}2639{/mp3}

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев