Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

26 августта халык җыены Базарлы Матакта үтәчәк

14 сентябрьдә үтәчәк Татарстан Дәүләт Советына сайлауларга әзерлек йөзеннән "Бердәм Россия" партиясе халык җыеннары уздырачак. Безнең районда ул 26 августка билгеләнде. Әлеге җыен Базарлы Матак авылында үтәчәк. Аңа әзерлек инде хәзердән үк бара: закон таләп иткән рәсмиләштерүләр, кирәкле документларны булдыру…Җыенда сайлаучылар депутатлыкка кандидатларга сорауларын бирә, район, авыллар тормышын яхшыртуга юнәлтелгән...

14 сентябрьдә үтәчәк Татарстан Дәүләт Советына сайлауларга әзерлек йөзеннән "Бердәм Россия" партиясе халык җыеннары уздырачак.

Безнең районда ул 26 августка билгеләнде. Әлеге җыен Базарлы Матак авылында үтәчәк. Аңа әзерлек инде хәзердән үк бара: закон таләп иткән рәсмиләштерүләр, кирәкле документларны булдыру…Җыенда сайлаучылар депутатлыкка кандидатларга сорауларын бирә, район, авыллар тормышын яхшыртуга юнәлтелгән тәкъдимнәр җиткерә алачак. Халык җыены шушы җирлектә яшәүчеләргә үз фикерләрен җитәкчеләргә җиткерү өчен дә уңайлы форсат бит ул.

Җыеннар район үзәгендә генә түгел, башка авыл җирлекләрендә дә уздырылачак. Ә алар алдыннан авыл халкын күңелле сюрприз көтә: Чистай шәһәре үзешчәннәре безгә үзләре әзерләгән зур концерт күрсәтәчәкләр. Аның беренчесе 31 июльдә Хурада авылы клубында була. 7 августта Чистай үзешчәннәре Әхмәт күп функцияле үзәктә, 21 августта Чуаш Кичүендә осталыкларын күрсәтәчәкләр.

Сайлау компаниясе белән бәйле бу чараны - халык җыеннарын "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе әзерли. Әлкилеләр җыеннарда актив катнашырлар, Татарстан Дәүләт Советы депутатына кандидатка үз теләк-йөкләмәләрен җиткерерләрдер, чөнки сайлаулар алдагы елларда тормышыбызга юнәлеш бирәчәк бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев