Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Сабантуй бәйрәме һәм Россия көне уңаеннан районда иминлекне саклау буенча өстәмә чаралар күрелә

Сабантуй бәйрәме һәм Россия көне уңаеннан районда иминлекне саклау буенча өстәмә чаралар күрелә. Әлеге мәсьәлә террорлыкка каршы район комиссиясе утырышында каралды. Бәйрәм чараларына әзерлек һәм үткәрү көннәрдә район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре террорлык һәм экстремислык күренешләрен кисәтү эшен тагын да көчәйтә. Авыл кешеләренең дә бу көннәрдә аеруча сак һәм уяу...

Сабантуй бәйрәме һәм Россия көне уңаеннан районда иминлекне саклау буенча өстәмә чаралар күрелә.

Әлеге мәсьәлә террорлыкка каршы район комиссиясе утырышында каралды. Бәйрәм чараларына әзерлек һәм үткәрү көннәрдә район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре террорлык һәм экстремислык күренешләрен кисәтү эшен тагын да көчәйтә. Авыл кешеләренең дә бу көннәрдә аеруча сак һәм уяу булуы сорала. Халыкның күпчелеге бәйрәм чараларында булганлыктан, оешма-учреждениеләрдә, авылларда кизү тору, милекне саклауны оештыру, объектларда бары тик пропусклар белән генә кертү режимы булдыру зарур. Һәр авылда һәм объектта, шулай ук бәйрәм үткәрү урыннарында янгын хәвефсезлеге чараларын төгәл үтәү, һәр җирдә су запасы булдыру аеруча мөһим. Комиссия утырышында районның электр бүлү челтәрләре, электр элемтәсе узелы, сәламәтлек саклау, газ белән тәэмин итү, янгын күзәтчелеге, полиция хезмәтләре чыгыш ясап, бәйрәм көннәрендә хәвефсезлек чараларының көчәйтеләчәге, халыкка һәм оешмаларга тоткарлыксыз хезмәт күрсәтеләчәге хакында хәбәр иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


{mp3}2639{/mp3}

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев