Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Сабан туе – халкыбызның йөзек кашы

-Сабан туена кайтыгыз! -Сабан туенда очрашырбыз! -Сабантуйларны күрергә насыйп булсын! Әнә шулай, ел буе әзерләнеп, сагынып көтеп ала безнең халык яраткан бәйрәмен. Үзе борынгы, үзе мәңге яшь, җыр-биюле, уен-ярышлы, мең төрле бизәкле ул хезмәт сөючән һәм кунакчыл татар халкының буыннан-буынга күчеп килгән милли бәйрәме Сабантуй. Узган шимбәдә табигатьнең мондый бәйрәмнәр...

-Сабан туена кайтыгыз!
-Сабан туенда очрашырбыз!
-Сабантуйларны күрергә насыйп булсын!
Әнә шулай, ел буе әзерләнеп, сагынып көтеп ала безнең халык яраткан бәйрәмен. Үзе борынгы, үзе мәңге яшь, җыр-биюле, уен-ярышлы, мең төрле бизәкле ул хезмәт сөючән һәм кунакчыл татар халкының буыннан-буынга күчеп килгән милли бәйрәме Сабантуй.
Узган шимбәдә табигатьнең мондый бәйрәмнәр өчен махсус булдыргандай ямьле почмагында - "Яшь имәннәр" лагере янындагы үзәнлектә бик күп халык катнашында гөрләп үткән район Сабан туе да матур бизәкләргә бай булды, күңелләрдә онытылмас тәэсирләр калдырды.
Бәйрәм иртәнге сәгать унда мәдәният хезмәткәрләре һәм балалар катнашында музыкаль композиция белән башланып китте. Күркәм гадәт буенча, иң башта сүз район имам-мөхтәсибе Ислам хәзрәт Шәйхетдиновка бирелде. Ул, бәйрәмнең имин, ямьле узуын теләп, Сабан туена фатиха бирде.
Әлкилеләрне һәм район кунакларын милли бәйрәмебез белән Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин тәбрикләде. Ә республика Президенты Рөстәм Миңнехановның Сабан туе бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгатен Татарстан Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Валентина Липужина җиткерде.
Район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның бәйрәмгә җыелган халыкны татар һәм рус телләрендә тәбрикләве, авыл хезмәтчәннәренә, барлык әлкилеләргә тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт әйтеп изге теләкләрен юллавы да күңелләргә хуш килде.
Сабантуйлар гомер-гомергә кунак-төшемсез узмаган. Быелгы район Сабан туена да республикадан күп дәрәҗәле кунаклар килгән иде. Хәер, һәр гаилә кунак каршылагандыр, дус-туганнар белән рәхәтләнеп ял иткәндер бу көнне.
Ә ял итү, күңел ачу өчен мөмкинлекләр бик күп, бәйрәм һәр нәрсәне исәпкә алып, югары дәрәҗәдә оештырылды.
Билгеле, Сабан туеның иң олы хөрмәтенә, мактау һәм дәрәҗәсенә хезмәт алдынгылары лаек иде. Маңгай тирләре белән җирне сугарып, көнне-төнгә ялгап иген игүчеләр, җиң сызганып фермаларда ит-сөт җитештерүчеләр - менә кемнәргә рәхмәтнең, данның иң олысы.
Хезмәттә югары күрсәткечләргә ирешкән бер төркем игенче-терлекчеләребез бәйрәмдә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермер хуҗалыклары уңганнары, оешма-учреждениеләрнең алдынгы хезмәткәрләре мәйдан түренә чакырып хөрмәтләнде, һәркайсына кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Районыбызның иң өлкән кешесен Сабан туенда данлау матур традициягә әйләнде. Киләсе елның мартында 100 яшен тутырасы, бүген Яңа Чаллы авылында улы Рафаэль гаиләсендә тәрбияләнүче Сабиха апа Сәгыйтова быел әнә шундый хөрмәткә лаек булды. Аңа тәгаенләнгән кыйммәтле бүләк улы Рафаэль Сәгыйтовка тапшырылды.
Ә аннан соң мәйдан спорт ярышларына, уен-бәйгеләргә бирелде. Халык аларның һәркайсында бик актив катнашты. Гер, штанга күтәрергә, аркан тартышырга чират тордылар. Авыр-авыр штангаларны ир-атлар гына түгел, хатын-кызлар да чөеп кенә күтәрде. Кул көрәштерү - армрестлингта да гүзәл затларыбыз ир-егетләрдән калышмады.
Хәер, ирләр дә хатын-кыз эше дип тормадылар - көянтә-чиләкләп су ташу бәйгесендә әллә ничә пар ир-егетләр ярышты. Табактагы катыкка битең белән чумып тәңкә эзләү, йомыркалы кашыкны авызыңа кабып йөгерү, капчык киеп узышу, капчык белән сугышу бәйгеләрендә катнашучыларның да исәбе-хисабы булмады.
Күпләр, әлбәттә, мәйдан уртасындагы биек колгага менүчеләр булырмы, дип көтте. Колгага үрмәләп, аның башындагы читлеккә ябылган әтәчне "азат итәргә" теләк белдерүчеләр дистәгә якын табылды анысы. Әмма күбесе колганың очына менеп җитә алмады. Алдагы еллардагы кебек үк, быел да биек багананы "буйсындыручылар" өчәү - Татар Шәпкәсе авылыннан бертуганнар Алексей белән Николай Варламовлар һәм Лаештан Илназ Хәйруллин. Халык аларның осталыгына, җитезлегенә сокланып кул чапты.
Спорт ярышларын кызыклы һәм мавыктыргыч итеп, татар һәм рус телләрендә районыбызның спорт белгечләре Рәмис Вафин һәм Гөлчәчәк Камалова алып бардылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


{mp3}2639{/mp3}

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев