Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Казан халкына Яңа ел сыйлары

Үткән шимбәдә районыбыз авыл җирлекләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләре Казанда Идел буе районы ярминкәсендә катнаштылар.

Яңа ел алды ярминкәсендә әлкилеләр егермедән артык ноктада сәүдә иттеләр. Казан халкы безнекеләр алып барган авыл сыйларын тиз арада алып бетерделәр. Каз, күркә түшкәләрен, терлек итен, сөтне һәм сөт ризыкларын, яшелчәләрне чират торып алдылар. "Хузангай" кооперативы алып барган ярмалар, он, көнбагыш мае бик әйбәт сатылды. "Кызыл Шәрык- Агро" товарларына да сорау зур булды. Ә барысы ярминкәдә безнекеләр 900 мең сумнан артык бәягә азык-төлек саттылар

Яңа елның иң зур шатлыгы

Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә ике малай һәм бер кыз дөньяга килде.

Кошки авылыннан Наталья Королева бишенче баласын - улын тапты.

Милли-мәдәни автономия конференциясе

22 декабрьдә райондагы чуаш милли-мәдәни автономиясенең отчет-сайлау конференциясе булып үтте.

Җыелышка килгән кунакларны Хузангай мәктәбе укучылары өч телдә сәламләп каршы алдылар. Фойеда җәелдерелгән күргәзмәне, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар концертын карагач, конференциядә катнашучылар алдында отчет доклады белән Олег Мурзин чыгыш ясады.

Конференция барышында милли-мәдәни автономия эшендә актив катнашкан бертөркем кешеләргә (алар арасында Хузангай мәктәбе директоры Ольга Аверьянова, чуаш теле укытучылары Нина Баканова, Наталья Чернова, Ольга Ферапонтова, Ольга Салюкова, эшмәкәр Константин Миндрюков, клуб мөдирләре Василий Ермолаев, Татьяна Теличко, туган якны өйрәнүче ветеран укытучы Дмитрий Ярославлев һәм башкалар бар иде) Мактау грамоталары тапшырылды. Чуаш милли-мәдәни автономиясенең житәкчесе итеп кабат Василий Мошков сайлап куелды.

Пенсионерлар компьютер өйрәнә

Электрон дәүләт хезмәтләрен популярлаштыру максатында мәгариф идарәсендә һәм мәктәпләрдә 16 гыйнвардан пенсионерларны компьютер белән эш итәргә өйрәтә башлыйлар.

Теләге булган һәркем Балалар иҗаты йортындагы мәгариф идарәсенә Лариса Ильенковага, ә авылларда мәктәп директорларына мөрәҗәгать итә ала.

Җиңү һәркемгә кирәк иде

24 декабрьдә "Яшь имәннәр" лагере янында чаңгы буенча ярышлар үткәрелде.

Аларда район мәктәпләреннән, Алексеевск, Аксубай, Нурлат районнарыннан килгән 1994-2003 елларда туган үсмерләр һәм балалар катнашты. Һәркемнең максаты бер - финишка беренче булып килү, шуңа күрә яшь чаңгычылар бөтен осталыкларын "эшкә" җиктеләр. Командалар арасында беренчелекне Нурлат районы вәкилләре яулады, икенче урында - Алексеевск, өченче урында Аксубай районы чаңгычылары. Безнекеләргә дүртенче урын белән канәгатьләнергә туры килде.

Урта мәктәпләр арасында призлы урыннарны Югары Колчурино, Базарлы Матак һәм Чуаш Борнае мәктәпләре командалары бүлеште.

Балалар фаҗигагә юлыкмасын

Кышкы каникул көннәрендә балаларның хәвефсезлеге мәсьәләсе аеруча актуаль төс ала.

Республиканың гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сулыкларда балаларның хәвефсезлеген тәэмин итәргә чакыра. Кышкы каникул көннәрендә бу проблема аеруча актуальләшә. Республикада балаларның сулыкларда нык булмаган боз өстендә уйнап бәхетсезлеккә юлыгу очраклары булды. Мондый фаҗигаләр кабатланмасын өчен балигъ булмаган балаларны үзләрен генә сулыкларга җибәрмәскә кирәк. Гомумән, олылар, бигрәк тә ата-аналар балаларны игътибарсыз, караучысыз калдырмасыннар иде.

Хроника

Район электр элемтәсе узелы начальнигы итеп Роман Дамир улы Шәрәфетдинов билгеләнде.

* * *

Район кино учреждениесе җитәкчесе итеп Фиргать Газыйм улы Гайсин билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев