Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Кипкән үләнне яндырырга ярамый

Елның елында кар эреп җир өсте кипкәч районыбызда узган елгы кипкән үлән янып китүнең дистәләрчә очраклары теркәлә. Бу нигездә ут белән саксыз эш итү һәм балалар шаярулары аркасында килеп чыга. Кагыйдә буларак, кипкән үләннең януы зур тизлек белән шактый мәйданнарга тарала. Һәм еш кына ул торак биналарга, хуҗалык корылмаларына, ә...

Елның елында кар эреп җир өсте кипкәч районыбызда узган елгы кипкән үлән янып китүнең дистәләрчә очраклары теркәлә. Бу нигездә ут белән саксыз эш итү һәм балалар шаярулары аркасында килеп чыга.
Кагыйдә буларак, кипкән үләннең януы зур тизлек белән шактый мәйданнарга тарала. Һәм еш кына ул торак биналарга, хуҗалык корылмаларына, ә кайчакта кешеләр тормышына да яный.
Кайберәүләр узган елгы үләнне яндыру җиргә файдалы дип уйлый. Әмма бу дөрес түгел. Үләнне яндыру күп файдалы микроорганизмнарны юк итә. Тишелеп килүче яшь үлән дә һәлак булырга мөмкин.
Кипкән үләнгә ут төртү, чүп-чарны караусыз яндыру һич кенә дә ярамый. Шулай ук тәмәке тартканда сак булырга кирәк: сүндерелмәгән тәмәке төпчегенең коры үләнне дөрләтеп җибәрүе ихтимал.
Хуҗалыкта, бакчада янгын сүндерү өчен инвентарь - чиләк, көрәк, су белән мичкә, ком тутырылган әрҗә - һәрчак әзер торырга тиеш. Ә кипкән үләнне тырнавычлар белән җыю зарур. Аны чүп-чар белән бергә тимер мичкәдә яндырырга була. Бу эш сулык тирәсендә яисә су савыты янында, корылмалардан ераграк башкарылырга тиеш.
Көчле җил вакытында аеруча сак булыгыз. Чүп-чарны тимер мичкәдә яндырганда да җилнең юнәлешен исәпкә алыгыз. Очраклы очкын биналар ягына оча күрмәсен.
Коры үлән яну очрагына тап булсагыз, Коткару хезмәтенә 2-01-01 яисә 112 (кесә телефоны) номерлары буенча шылтыратыгыз.
фото region4.by сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев