Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Кышлату чорына әзерләнәләр

Терлекчелек биналарын кышлату чорына әзерләү буенча хуҗалыкларда зур эш алып барыла.

Хәзерге көндә район хуҗалыкларындагы терлекчелек комплексларында, фермаларда 32700 баш мөгезле эре терлек асрала, шуларның 10390 ы - савым сыерлары. Дүрт терлекчелек комплексында кышлату өчен 23 мең терлек урыны, 21 торак пункттагы 77 терлекчелек бинасында тагын 13900 терлек урыны әзерләнеп, алар барысы да терлекләр кышны исән-сау чыгарлык итеп җайлана. Бибай һәм Иске Чаллы, Үргәгар, Иске Камка, Алпар авылларындагы терлекчелек биналары инде чистартылган, алардагы ишек-тәрәзәләрне җылытырга кирәк. Башка фермаларны да тиз арада тәртипкә китерү зарур, аларның кышлату чорына әзерлеген махсус комиссия тикшерәчәк.

Укытучыларга да акча бирелә

Социаль ипотека программасында катнашучы укытучыларга беренче кертем чыгымнарын каплау өчен компенсация бирелә башлый.

Әлеге акчаны мәктәптә ким дигәндә 1 ел эшләгән һәм ким дигәндә 5 ел эшләячәк, яше 35 тән артмаган укытучыларга бирәләр.

Кайда - шансон кичәсе, кайда - Спас

16 августта Каракүл авылы клубында шансон кичәсе үткәрелде.

Тамашачылар үзешчән җырчы Алексей Федонин чыгышын яратып тыңладылар. Ә 19 августта Демидовкада Спас бәйрәме бик күңелле үтте.

Безнекеләр җиңүчеләр рәтендә

17-19 августта физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең җиңел атлетика буенча республика беренчелегенә ярышлар булып үтте.

Аларда район җыелма командасы да катнашты. Безнең спортчылар һәрвакыттагыча лаеклы чыгыш ясадылар: Әнәс Вәлиев озынлыкка сикерүдә беренче һәм ядрә этүдә өченче урыннарны яулады. Нуртдинов Илшат ядрә этеп икенче нәтиҗәне күрсәтте. Ә Камалов Фәнис спортның берничә төре буенча өч призлы урын яулады.

Батырлар бәйгесендә булдылар

Районның 8 кешелек җыелма командасы ел саен үткәрелә торган Батырлар бәйгесендә катнашты.

Яшь көрәшчеләребез республиканың иң оста көрәшчеләре чыгышларын карап кайттылар. Ә турнирда катнашкан егетебез Алмаз Хәмидуллин үз үлчәү категориясендә җиденче урынны алды.

Тиздән финал

Футбол буенча район чемпионаты хәлиткеч фазага җитте.

Үткән атнада плей-оффның чирекфинал уеннары башланды, аларга 8 команда үтте. "Спартак"-"Каскад" 11:1 исәбе белән уйнады, "Актай"-"Батыр" очрашуы 8:1 исәбе белән тәмамланды.

Мәгариф сораулары буенча кайнар линия

Мәгариф белән бәйле сораулар буенча хокукый ярдәм күрсәтү өчен 28-29 августта кайнар линия эшләячәк.

Гражданнарның сорауларына Татарстанда кеше хокуклары буенча уполномоченныйның аппараты, Татарстанда бала хокуклары буенча уполномоченный аппараты вәкилләре, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре, "ТР Яшь юристлар союзы" һәм ТР Дәүләт Советы каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасының хокук мәсьәләләре буенча комиссиясе әгъзалары җавап бирәчәк. Кайнар линиянең телефоннары: 8(843) 236-40-62, 236-40-98, 236-29-39. Консультацияләр 10.00-17.00 сәгатьләрдә бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зимовка скота