Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Людмила Желтухина Базарлы Матак үзәгендәге паркка төрле матур агачлар һәм куаклар утыртты

Капиталь төзелеш бүлегендә инженер-сметчик булып эшләүче Людмила Желтухина Базарлы Матак үзәгендәге паркка төрле матур агачлар һәм куаклар утыртты. Моны ул үз теләге белән һәм бушлай эшли, максаты авылдашларга матурлык бүләк итү. Үткән елның октябрендә Людмила мәктәп укучылары ярдәме белән 15 төрдәге 600 дән артык куак һәм агач утырткан булган. Әмма...

Капиталь төзелеш бүлегендә инженер-сметчик булып эшләүче Людмила Желтухина Базарлы Матак үзәгендәге паркка төрле матур агачлар һәм куаклар утыртты.

Моны ул үз теләге белән һәм бушлай эшли, максаты авылдашларга матурлык бүләк итү. Үткән елның октябрендә Людмила мәктәп укучылары ярдәме белән 15 төрдәге 600 дән артык куак һәм агач утырткан булган. Әмма аларның бер өлешен кәҗәләр һәлак иткән, бер өлешен намуссыз кешеләр казып алып киткәннәр (урлаганнар булып чыга). Шунлыктан быел Людмила Желтухина тагын 100 дән артык агач-куакны берүзе өстәп утырткан. Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә бүген паркта каштаннар аллеясы, берничә төр өрәңге, миләшләр, спирея, барбарис, тау нараты һәм башка матур агач-куаклар үсеп килә. Людмила үсентеләрне орлыктан үстерә, моңа күпме көч куя. Башкалар да бу авыр хезмәткә хөрмәт белән карасыннар, парктагы агачларны сакласыннар иде.

фото www.liveinternet.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев