Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

“Колос” кинотеатры залында 14 үсмергә тантаналы шартларда паспорт тапшырылды (ФОТО)

Ундүрт яшен тутырып паспорт алу - үсмер өчен истә калырлык вакыйга. Чөнки бу юлы тормышка таба ясалган зур адым бит. "Колос" кинотеатры залында, әти-әниләре, туганнары катнашында, районның төрле авылларыннан килгән 14 үсмергә тантаналы шартларда паспорт тапшырылды. Федераль миграция хезмәтенең Татарстан идарәсе территориаль пункты баш белгеч-эксперты Наталья Фадеева, район башкарма комитетының...

Ундүрт яшен тутырып паспорт алу - үсмер өчен истә калырлык вакыйга. Чөнки бу юлы тормышка таба ясалган зур адым бит.

"Колос" кинотеатры залында, әти-әниләре, туганнары катнашында, районның төрле авылларыннан килгән 14 үсмергә тантаналы шартларда паспорт тапшырылды. Федераль миграция хезмәтенең Татарстан идарәсе территориаль пункты баш белгеч-эксперты Наталья Фадеева, район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге начальнигы Розалия Сафина, эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Рамил Сәгъдиев аларны берәм-берәм чакырып, ил гражданины шәхсен раслаучы төп документны бирделәр, теләкләрен җиткерделәр.

-Тормышыгызда бүген тантаналы вакыйга - сез паспортлы булдыгыз. Төп документыгызга исем-фамилиягез язылган. Россия гражданины булу - горурлык ул. Моңа әйбәт укуыгыз, яхшы тәртибегез белән лаек булырга тырышыгыз,-диде Наталья Фадеева. Сәгъдиев Рамил паспортны саклау кирәклеген искәртеп, аны югалткан очракта штраф түләргә туры киләчәген әйтеп үтте.

-Шушы кечкенә генә документта сезнең турында иң кирәкле мәгълүматлар бар,-дип Розалия Сафина үсмерләрне котлады һәм гаилә турында китап бүләк итте. Әле генә паспортлы булган балаларның әниләре Наилә Мингалимова, Люция Әхмәтшина шулай ук җылы котлау сүзләрен җиткерделәр.

​Тагы да күбрәк фотоларны безнең группада карый аласыз: vk.com/album-64690122_199378724

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев