Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Карга авылы Сабан туе бишенче ел рәттән уза

Эше нинди, ашы шундый, диләр борынгылар. Карга халкының күркәм эшләре республикага мәгълүм. Хезмәт сөючән, тырыш, уңган авылдашларыбыз эшне дә эшлиләр, матур итеп ял итә дә беләләр. Моның матур үрнәге - ел саен үткәрелеп килүче Сабантуй. Авылыбыз Сабан туе Татарстан Дәүләт Советы депутаты, авылдашыбыз Фоат Вәлиевның зур матди ярдәме белән бишенче...

Эше нинди, ашы шундый, диләр борынгылар. Карга халкының күркәм эшләре республикага мәгълүм. Хезмәт сөючән, тырыш, уңган авылдашларыбыз эшне дә эшлиләр, матур итеп ял итә дә беләләр. Моның матур үрнәге - ел саен үткәрелеп килүче Сабантуй.
Авылыбыз Сабан туе Татарстан Дәүләт Советы депутаты, авылдашыбыз Фоат Вәлиевның зур матди ярдәме белән бишенче ел рәттән уза инде. Ул быел кичке бишләрдә башланып китте. Башта җыелган халыкны авыл җирлеге башлыгы Рамил Минһаҗев котлады. Ирек хәзрәтнең хәер-фатыйхасыннан соң Айсылу Кәримова һәм популяр артист Фирдүс Тямаев тамашаны башлап җибәрделәр. Матур итеп үзебезчә, татарча киенгән кызларыбыз кунакларны чәк-чәк белән сыйладылар. Ә кунаклар дигәнем бик күп иде, мәйдан янындагы җиңел машиналар саны гына да 500дән артык булды.
Шулчак кемдер "Атлар кайта!" дип хәбәр бирде дә, мәйдан гөр килеп чабышкыларны каршы алды. Беренче булып финишка аты белән Иске Камка егете Гатауллин Раил килгән. Калган призлы урыннарны Каргадан Гайнетдинов Рәшит, Гатин Гамил бүлештеләр.
Аннары мәйданда авылыбызның уңган-булган кешеләрен, юбилярларны, яңа гына гаилә корган яшь парларны, өй салып керүчеләрне, мәктәпнең иң яхшы укучыларын бүләкләделәр. Авылның иң өлкән кешесе Сабирова Җомабикә әбигә дә, быел туган нәниләргә дә (алар җидәү бездә!), 30-50 ел бергә яшәүче парларга да, Ватан сакчыларына да эләкте матур бүләкләр.
Сабан туеның иң кызык өлеше татарча көрәштер, мөгаен. Кечкенә малайлар да, олылар да көрәште бездә. Ә алар авылыбызда җитәрлек - Фәттаховлар, Хәсәнҗановлар... Быел Илнар Хәсәнҗанов абсолют батыр булды.
Татарның Сабантуйларга җанлылык өстәүче уеннарын да онытмады Карга халкы. Ә олыларны чатырга чакырып, чәй, тәм-том белән сыйладылар.
Шулай итеп, бик матур, күңелле, рәхәт булды безнең авыл Сабан туенда. Аны оештыручы, матди яктан күтәрүче авылдашыбыз Фоат Вәли улы Вәлиевкә, аның хезмәткәрләренә, җиренә җиткереп үткәрү өчен күп көч куйган Рамил Минһаҗевка, үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәт әйттек, бу рәхмәтне тагын-тагын кабатласак та артык булмас.
Авылыбызның иң зур горурлыгы - үзләренең акыл һәм сәләтләре, хезмәте белән рухи һәм матди байлыклар тудырган кешеләре. Әйе, кешеләр! Чөнки аларның соклангыч эшчәнлекләре нәтиҗәсендә авылыбыз төзек һәм матур. Мәңге яшәсен, алга таба да күп Сабантуйларны гөрләтсен иде Карга авылым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев