Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Меңгә якын агач утыртылды

    "Урман утырту көне" акциясенә кушылып, районыбызда 1000 төпкә якын агач утыртылды.

    Әлеге акция Халыкара урманнар елы уңаеннан 8 октябрьдә үткәрелде. Агачлар утыртуда "Әлки урман" ГБУ белән берлектә Юхмачы, Чуаш Борнае, Базарлы Матак урманчылыклары хезмәткәрләре һәм Базарлы Матак, Үргәгар авыл җирлекләрендә яшәүчеләр актив катнашты. Алар тырышлыгы белән урманчылыклар территориясендә һәм авылларда меңгә якын миләш, юкә, каен һәм декоратив агачлар пәйда булды.

    Көнбагыш суктыралар

    Районыбыз хуҗалыкларында көнбагыш суктыралар.

    Әлеге культура быел 4592 гектарда игелде. Көнбагыш басуларында 13 комбайн эшли. Бөртекләрнең дымлылыгы 18 процент чамасы. "Востокзернопродукт" ЯАҖ отрядларында - 585 гектар, "Хузангай" да 50, "Яшь көч" ҖЧҖ дә 60 гектар көнбагыш суктырылган. Район буенча әлеге культураның уртача уңышы һәр гектардан 16,1 центнер тәшкил итә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: